Кыштан соң яз килми калганы юк...

2017 елның 22 декабре, җомга

Кыштан соң яз килми калганы юк...

Хөрмәтле газета укучым, сезнең “Хәйрия” концертына барганыгыз бармы? Оят булса да әйтим, минем юк иде. Узган җомгада ике малайны ияртеп, Арча станциясендәге мәдәни үзәккә “Хәйрия” концертына төштек. Бала-чагалар белән килүчеләр хәйран иде. Без килгәндә “Хәйрия” тартмасы тула язган иде инде. Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар – бар да үз өлешен кертергә тырыша. Без дә һәркайсыбыздан 100 сумнан 300 сум салдык...

Күңелдә фаҗигагә очраган малайны кызгану, аның тизрәк терелүен теләү, шул ук вакытта моңа үзебездән аз гына булса да өлеш кертә алуыбызга риза булу тойгылары бөтерелде. Залга үткәч, хәйран калдым. Зал тулы халык. Утырыр урын да калмаган. Өстәмә эскәмия китерделәр. Залның беренче рәтенә Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина, укытучылар тезелешеп утырган. Балалар да күп.

Концертның беренче өлешен Арчаның 7нче мәктәбендә укучы балалар куйды. Икенче бүлеген зурлар дәвам итте. “Хәйрия” концертын мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова башлап җибәрде. Башта мәктәп директоры Альмира Гатауллина халык алдында чыгыш ясады. “Хәйрия” концертына килүчеләргә, Айван–Төбәк-Чокырча арасындагы күпердә юл һәлакәтенә очраган яшүсмернең тизрәк савыгуына өлеш кертүчеләргә бик зур рәхмәт әйтте ул. “Көн саен әтисе белән сөйләшеп торабыз, янына барып та кайттык, бала уңай якка бара. Менә тагын икенче операция көтелә...” Директор “Хәйрия” концерты оештырырга тәкъдим ясаган район Мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтте. Идеяне мәктәп коллективы күтәреп ала һәм менә... бер дигән концерт. Кай арада өйрәнеп өлгергәннәр, дип хәйран каласың. Хәер, мәктәптә түгәрәкләр эшли. Балалар җырлады, биеде, шигырь сөйләде, курайда, гитарада уйнады.

 Һәлакәткә очраган яшүсмернең сыйныфташлары сәхнәгә гитарада уйнап, җырларга чыккач, бар да тын калды... Олимпиададан кайткан яшүсмер, ял итеп алгач, мәктәпкә гитара түгәрәгенә чыгып китә. Шуннан кайтышлый юл һәлакәтенә очрый. ...Сыйныфташлар гитара кылларына кагылды, бергәләп җыр башладылар.

Безгә бер нәрсә –

 Җиңү кирәк,

Без аның өчен

 бергә берләшик!..

Кайберәүләр тавышсыз гына елый иде... “Хәйрия” концертының әнә шундый моңсу мизгелләре дә булды. Әмма озакка түгел. Андый чыгышларны күтәренке рухтагы җырлар, бию- ләр алмаштырды. Һәр чыгышны, дәррәү кул чабып, яратып карадык.

Концертның икенче өлешен ветеран укытучы Фәрхат Зыятов алып барды. Ә ул тамашачының иң нечкә кыллларына кагыла белә. Ләйлә Дәүләтованың “Кеше була бел!” шигырен сөйләп, барыбыз- ны да уйга салды.

Алда ни көтә дип бик кайгырма, артык борчылма, ул кулай булыр,

Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр.

Кайгы килде диеп бик кайгырма, ул үтмәс күк кенә тоела

Кояш чыгар алдыннан да башта җиргә шаулап яңгыр коела...

Без дә шул фикердә. Алла боерса, һәлакәткә очраган яшүсмер исән-сау аякка басар, иптәшләре белән укуын дәвам итәр, дигән теләктә калабыз.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International