Волейбол күтәрелә башлады
Шимбә һәм якшәмбе – ике көн “Арча” спорт комплексында волейбол ярышлары булды. Ике көн аерыла алмыйча волейбол ярышлары карадык.
Ачык волейбол турнирында Арчаның ике командасы, Әтнәнең ике командасы, Биектау, Балтач, Теләче, хәтта Алабуга командалары катнашты. Турнирда алдагы атнада Арча педагогика көллиятендә үткәрелгән ярышта 1нче урынны алган “Автошкола светофор” командасы уенын да күрәсе килгән иде. Әмма алар (капитаны Руслан Галәветдинов) нишләптер уенда катнашмады.
Турнир тантаналы шартларда башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев, район волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев волейболчыларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Илшат Нуриев соңгы вакытта уңышка ирешкән көрәшчеләрне, тренерларны котлап, бүләкләр тапшырды.
Волейбол ярышлары бик киеренке барды. Районнарның иң көчле командалары җыелган иде. “Арча” командасы бик матур уйнады. Көндәшләре дә: “Мөгаен, Арча командасы җиңәр”, – дип, егетләрнең бердәмлегенә, көченә, оста уйнау-
ларына сокланып карап тордылар. Команда уенчысы Арча егете Хәлил Фәйзрахманов: “Бездә 1нче урын булачак”, – дип ышанычлы итеп әйтте. “30 яшь, – дип сөйләде ул үзе турында. – 9–10 яшьтән волейбол уйныйм. 2016 елда республикада 25 команда арасында 4нче урынны алдык. Районда волейбол 2016 елдан күтәрелә башлады”.
“Үзегез күрдегез, Балтач, Әтнәләр белән уйнадык, көчле командалар, – дип бәя бирде көндәшләренә “Арча” командасыннан Тимур Хәсәнов. – Нишләптер Кукмара командасы килмәгән. Шулай ук көчле команда”. Тимур Хәсәнов озын буе (185 см), спортчыларга хас гәүдәсе белән әллә каян аерылып тора. Арча спорт комплексында балалар арасында волейбол секциясе алып бара. Өйдә, мәктәптә гел хатын-кыз тәрбиясе генә күргән малайларга спорт белән бергә менә дигән ир-ат тәрбиясе бирә ала торган тренер, дип уйлыйсы килә. “Үзегез күреп торасыз, нинди дуслык, иптәшлек тәрбияли торган спорт төре бу, – дип сөйләде Тимур Хәсәнов. – Имгәнү ягыннан да куркыныч спорт төре түгел бу. Малайлар волейболга килә, таләп каты була башлагач, хезмәт итәргә, тырышырга кирәген аңлап алгач, төрле сәбәп табып юкка чыга башлыйлар. Балаларның йомшак рухлы булуына әти-әни гаепле. Мөстәкыйль, көчле рухлы, нык балалар үстерергә кирәк. Фанатлар волейболда кала... Менә күрәсезме, бу мәктәп баласын, кем монда килергә кушкан аңа – ә ул килә. Әнә, Курса–Почмак егете Инсаф авылдан килеп җиткән, “КСМ” командасында уйный. Шундыйлар белән бара спорт. Андыйлар күбрәк булсын иде...”
Айван авылыннан 8 сыйныф укучысы Инсаф Юзаев “КСМ” командасында абыйсы Динарның уйнаганын карарга килгән. Волейбол түгәрәгенә йөри. Әтиләре Илнар да монда. “Гаиләбез белән волейбол уйныйбыз, – дип сөйләп торды ул. – Искәндәр, Динар, Инсаф...”
Курса–Почмактан килгән Инсаф Сабиров үзенең озын буе белән игътибарны җәлеп итә. “Тренерым Тимур Хәсәнов. Без Курса–Почмаклар районда 1,2нче урынны алмыйча калмыйбыз”, – диде ул.
Ярышларны карарга килгән ветеран волейболчылар Рәдиф Галәветдинов, Фәрит Сафин: “Элеккеге, атаклы тренер Валерий Иванович Христофоров заманындагы данны кайтарасы иде”, – дип теләделәр.
“Арча” командасы 1нче урынны алды. 2нче урында – Әтнә, 3нче урында – Алабуга командасы. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Киләсе ярыш-
ларга кадәр!
Румия Саттарова