Яшьтән судья
Әңгәмәдәшебез – район суды рәисе – Наил Хафиз улы Сөнгатуллин.
– Наил Хафизович, тиздән Арчага килеп эшли башлавыгызга 4 ел була, якыннанрак танышыр вакыт күптән җиткәндер инде!
– Әйе, Арчага килеп эшли башлавыма киләсе елның апрелендә 4 ел була. Мин Апас районы Кече Бакырчы авылыннан. Әти (Хафиз) сугыш инвалиды, аксаклап йөри иде. Колхозда төрле эшләр башкарды. Әни дә (Хаҗирә) гади колхозчы иде. Өч бала үстек. Энекәш авылда яши. Армиядә хезмәт иттем. Заводта эшләдем. Казан университетында юридик белем алдым. 4 курста укыганда кем кайда эшләячәк – эш урыннары бүлә башладылар. Миңа судья эшен тәкъдим иттеләр.
– Судья эшен нинди студентларга тәкъдим итә иделәр?
– Законда күздә тотылган шартларга туры килгәнгә миңа бу эшне тәкъдим иттеләр. 1985 елда 28 яшьтә (өйләнгән идем инде) яңа оешкан Менделеевск районына судья булып эшкә килдем.
– Яшь кешегә яңа оешкан районда эшне башлап җибәрү кыен булгандыр?
– Җиңел булмады. Бинасы да, кадрлары да, киңәшергә хезмәттәшең дә булмаган яңа район бит ул! Юридик тәҗрибә дә җитми. Мин бик рәхмәтле күршедәге Алабуга шәһәр суды рәисе Фәһим Гашыйкович Галиевка, күп вакыт аның белән фикерләштем. Һәм 1994 елда Фәһим Гашыйковичның урынбасары булып Алабуга шәһәр судына килдем. Тәҗрибәле, абруйлы шәһәр суды рәисе белән эшләве минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. 2006 елдан Татарстан Республикасының Югары суды хөкемдары булып эшләдем. 2014 елның апрелендә Арча район судына рәис булып килдем.
– Арчаны ошаттыгызмы?
– Арча бик матур шәһәр. Казанга якынлыгы белән дә уңай. Кешеләре дә ачык, тырышлар. Ошатмасам, йорт салмас идем.
– Буш вакытны, әгәр дә ул булса, ничек үткәрәсез?
– Җәен бакчаны, кышын чаңгыда йөрергә яратам. Элек аучылык белән мавыга идем, ә хәзер бу шөгыльне бик өнәмим, табигатьне рәнҗетермен сыман.
– Балалар сезнең һөнәрне сайладымы?
– Әйе, ике кызым да юридик белем алдылар.
– Юрист хезмәте иң авырлардан санала. Яшьләр гадәттә авыр хезмәтне сайламый. Парадокс: ә яшьләр арасында юристлыкка укучылар күп.
– Яшь кеше безнең хезмәтне башта күз алдына китерә алмый. Формасы, дәрәҗәсе, хезмәт хакы кызыктыра торгандыр, дип уйлыйм. Фатирлы булу мөмкинлеге дә бар.
– Наил Хафизович, Сез төрле чорда эшләгән кеше. Ә чорлар бер-берсенә охшамый...
– Әйе. Мәсәлән, 90нчы елларда эш бик күп иде. Алабугада көненә 8әр эш караган вакытлар булды. Хәзер эшләр азайды. Ул вакытта төркемнәр белән төркемнәр сугышты. Нәрсәдер ачыкладылар, кемнәндер үч алдылар. Хәзер күбрәк урлашу, аерылышу, кредит, салым түләмәү буенча суд утырышлары үткәрелә, кеше үтерү кебек авыр җинаятьләр дә бар.
– Судьяның законнар нигезендә карар чыгаручы хөкемдар икәнен беләбез. Ә бит судья робот түгел, иң беренче чиратта кеше. Йөрәгегезгә якын алган эшләр бармы?
– Бар. Берьюлы ирегеннән мәхрүм ителү урыныннан кайт-кан бер ирне тәртипсезлекләр эшләгәне өчен хөкем итәргә туры килде. Ир, кешечә яши генә башлаган идем, дип еламый гына... Чыннан да, фактлар шул турыда сөйли иде. Йомшарту чараларын карадым. Кешегә шанс та бирергә кирәк.
– Яңа ел уңаеннан халыкка ни теләр идегез?
– Законнарны белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Яшь парлар өйләнешкән икән инде, гаиләне сакласыннар да иде. Кызганыч, аерылышучылар күп. Ә бит балалар бар! Үпкәләрне читкә куеп, иң беренче чиратта балалар турында уйларга кирәк. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланудан сак булсак иде, ә җинаятьләрнең күбесе шул сәбәпле килеп чыга! Урлашмыйча, сугышмыйча, тәмсез сүзләр әйтмичә яшәүгә ни җитә! Һәм шулай ук туганнарның мал бүлешмичә, үзара дус яшәүләрен телим (андый эшләрне дә карарга туры килгәли!). Район халкын Яңа ел белән котлыйм, барыбыз да исән-сау, ил-көннәребез тыныч булсын!
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Яңа ел белән Сезне!
Румия Надршина