Күңел биреп эшләргә
Узган атнада “Ватан” хуҗалыгында күп сөт бирә торган сыерлар булдыруга багышланган семинар–киңәшмә үткәрелгән иде. Ул күбрәк теоретик рәвештә узды, белгечләр технологик таләпләрне яхшылап аңлаттылар.
20 декабрьдә “Ашыт” ширкәтендә шундый ук семинарның практик өлеше үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
“Ашыт” ширкәтенең яңа инвесторы Әтнәдән. Әтнәләр терлекчелек буенча республикада дан тота. Яңа технологияләрне алар безнең районга да алып килде. Өйрәнү, үрнәк алу өчен ерак барып йөрисе дә юк.
Хуҗалыкның кайсы гына фермасына барып керсәң дә, андагы чисталыкка, тәртипкә игътибар итәсең. Тавыш юк, тып–тын, һәркем җайлап кына эшләп йөри (инвесторы шулай ук Әтнәдән булган “Кызыл Яр” ширкәтендә: “Фермада кычкырып сөйләшергә, телефоннан сөйләшергә, сүгенергә ярамый”, – дип сөйләгәннәр иде. Тупас кылансаң сыер сөтен яшерә, диләр бит).
Чисталык турында аерым әйтәсе килә. Ай саен тикшереп чыккач сыер башына 100әр сум акча түлиләр. Стеналарны агарталар – аның өчен дә түләнә. Сөт үткәргечләрне сөртеп торалар. Айга барысы 6 мең сум чамасы җыйнала. Әлеге акчаны ай ахырында фермада ук бирәләр, монысы – хезмәт хакына өстәмә.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов “Ватан” хуҗалыгында үткән семинарда мастит авыруына каршы нинди чаралар уздырылуы турында сөйләгән иде. Берләшмә хезмәткәрләре һәр хуҗалыкта, иртәнге савым вакытында, һәр сыерны тикшереп чыктылар, өч көн укол кадап, унөч көн дәвамында маститлы сыерларны дәваладылар. “Шуннан соң бу эшне хуҗалыкның үз фельдшеры дәвам иткәндә маститны бетереп була”, – диде баш белгеч. Ул шулай ук әлеге авыруның каян килеп чыгуын да аңлатып бирде: “Сыерларны савып бетермиләр, безнекеләр савым тәмамлангач яңадан савып карады – яртышар литр сөт кала. Менә шул сөт җилемдә әчи, куера, сыер борчыла, сөт кими”.
Янәшә торган ике торакның берсендә саву ярты сәгать алдан бетә. Савып бетерелмәгән сөт тә нәкъ шул торакта.
Әтнәләр көнгә сигез сәгать эшли. Сыерны әйбәтләп савалар, чистарталар, стенаны агарталар, тәрәзә юалар һ.б. Көн саен фельдшер маститка анализ ала, вакытында дәвалау чаралары күрә. Фермаларда тәүлек буе дежурлар бар. Сыер бозаулагач та бер сәгать эчендә угыз эчертәләр, бозау эчәрлек хәлдә булмаса, мәҗбүри эчертәләр.
Утар Аты авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Нива-Агро” ширкәтендә тагын да алга киткәннәр – бозаулату бүлегендә видеокамералар куелган, бар да күзәтү астында.
“Нива-Агро” ширкәте җитәкчесе Алмаз Шәрипов бозауларга ашата торган азыклар катнашмасын да (престартер) ясап бирә алабыз, дип сөйләде.
– Җитәкче һәр көнне эшне фермаларда булудан башларга тиеш, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Иң гади әйберләрне дә эшләп җиткермәгән хуҗалыклар бар. Бүген продукцияне үзкыйммәтен арзангарак төшереп җитештерергә тырышырга кирәк. Семинарлар алга таба үзгәреш булсын өчен үткәрелә.
Ильяс
Фәттахов