Кыш бабай һәм Кар кызы бүләге

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Кыш бабай һәм Кар кызы бүләге.

 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы гомүм белем бирү оешмаларына йөри алмаучы инвалид балаларны өйләренә барып котладылар.

Алар балаларны һәм әти – әниләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Яңа ел акциясен инвалид балалар һәм аларның гаиләләре өчен Арча районы хакимияте һәм «Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаилә һәм балалар бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International