Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

 

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән

Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.

Казансу паркының икенче өлеше ачылды

Казансу паркының яңа төзелгән өлешенә үтү юлына аркылы сузылган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте. Сабыйлар чыр-чу килеп паркка йөгерде.

Паркның яңа төзелгән өлеше 21082 кв.м. тәшкил итә. Ә алдан файдалануга тапшырылган беренче өлеше 11000 кв.м. мәйданны били. Казансу паркын “Эталон Строй” ширкәте төзеде. Паркта җәяүлеләр өчен махсус юл (1050 м) эшләнгән. Чаңгыда шуучыларга да стадион янында яктыртылган трасса салынган. Паркның яңа өлешендә 500дән артык агач, куаклар утыртылган. Күпьеллык чәчәкләр урын алган. Кош оялары зонасы да бар. Биредә аларны ашатып, уңай тәэсирләр алырга була. Төрле атынгычлар (гамак, пергола һ.б.) ял итү өчен менә дигән җайланмалар. Җәен кояшта кызына торган ятакларга кадәр бар. Балаларга уйнау өчен күтәртелгән корылма “тасмалар” үзе бер хикмәт. Кыскасы, Казансу паркына килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез һәм беруңайдан ял да итәрсез.

Үзәк чыршыда утлар кабынды

Район башлыгы Илшат Нуриев Казансу паркының икенче өлешен ачканнан соң Арчаның Үзәк чыршысын ачу бәйрәменә килде һәм халыкны Яңа ел белән котлады, районда башкарылган эшләр, алдагы елга планнар турында сөйләде.

Бәйрәм дәвам итте. Мәдәният, мәгариф һәм башка хезмәт коллективлары сәхнәдә дәртле биюләр, җырлар белән халыкның күңелен күрде. Сәүдә нокталары янында да халык мәш килде. Хуш исле шаш- лыклар пешеп, чәйләр кайнап торды. Анда үзенә бертөрле бәйрәм рухы сизелде. Әти-әниләр, әби, бабайлар балаларын, оныкларын сыйлады, үзләре дә кунак булды. Бәйрәмдә бала-чагалар күп иде. Таудан чана шудылар, уеннарда катнаштылар, Кыш бабай, Кар кызы белән фотосурәткә төштеләр, кечерәк чыршы янында педагог апа-абыйлары белән шаярды-көлде, уйнадылар... Балаларга гына түгел, зурларга да күңелле иде. Арчаның 7нче мәктәбе коллективы, төрле әкият геройлары роленә кереп, “Бар да яхшы булыр” көенә, сәхнәдә биеп тә күрсәттеләр соң. Араларында Верка Сердючкага кадәр бар иде!

Уеннар да кызык иде. Юнылмаган дүртпочмак агач чаңгыларда йөрделәр, боҗра эченә берничә кеше кереп узыштылар, чанага хатынын, баласын, йөргән кызын утыртып ярыштылар, хәрәкәтләнеп, җылынып алыйм дигән кешегә уеннар җитәрлек иде.

Казаннан “Айфара” ансамбле кайткан иде. Дәртле җырлары белән халыкны үз яннарына җыйдылар. Җитәкчесе Алмаз Шәрифуллин җырлап, халыкка менә дигән бәйрәм ясады. Арада “Дискотека!” – дип сораучылар да булды. Әмма Алмаз Шәрифуллин берничә җыр җырлаганнан соң халык белән саубуллашты. Аны үзебезнең район үзешчәннәре алмаштырды. Район Мәдәният йорты хезмәткәре Риләнең җырлавына, нишләп Казанга артист булып китми икән бу, дия-дия биеделәр. Кем белән сөйләшсәм дә: “Быелгы бәйрәм күңеллерәк, – диделәр. – Сәхнәдә чыгыш- лар белән дә ялыктырып

бетермәделәр, кызыклары гына булды. Уеннары, чәе, Кыш бабае, Кар кызы дигәндәй... Күңел ачыйм дисәң, барысы да бар. “Айфара” ансамбле кайтуы да шәп булды! Рәхмәт оештыручыларга!” Әйе, рәхмәт оештыручыларга. Минем үземә дә быелгы Үзәк чыршыны ачу бәйрәме күңеллерәк булган кебек тоелды. Күңелсез озын чыгышларны (дөрес, барысы да түгел) карап, туңып беткән еллар да булды.

Сәгать 10нчы яртыда салют аттырдылар. Карашлар күккә төбәлде. Күңелдә бары тик матур теләкләр. Исән–имин үтә күр 2017 ел, 2018 ел шатлык-сөенечләр алып килсәң иде! Биюләр дәвам итте...

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International