Үзебезнең автордан яңа премьера
Арча Мәдәният йорты сәнгать яратучыларны премьерага җыйды. Хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның “Әни диясем килә” пьесасы буенча Арчаның 11нче балалар бакчасының “Асылъяр” коллективы тамашачыга тормышның чын асылын ача торган спектакль тәкъдим итте.
Гөлсинә ханым бу әсәрен ике ел чамасы элек иҗат иткән. “Тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп яздым. Шундый гаилә белән аралашкач тетрәндем”, – дип сөйләгән иде. Сюжеты тетрәндергеч вакыйгаларга корылган. Премьерада күздән яшь китмәде дә. Бакча хезмәткәрләре шулкадәр оста уйнады – профессионаллар диярсең.
Сәхнәдә тормыш: өч дүрт яшьлек сабый Зилә (Амелия Исмәгыйлева) әнисенең кайтуын көтә. Әбисенә: “Әни тагын аракы эчеп кайтырмы икән?” – дип борчылуын белдерә. Ул йокларга яткач ана кеше Зәлия (Зөлфия Вәлиева) кайтып керде. Аягында басып тора алмас дәрәҗәдә сәрхуш. (Күңел тетрәнде: Раббым бүген дә күп бит андыйлар... Районның балигъ булмаган балалар комиссиясе белән рейдка чыгып керү дә шундый ничә язмыш белән очраштырачак...) Әнисе Зәкиянең дә (Алсу Хөснетдинова), күрше Әминә апаның (Лилия Гыйльфанова) да тиргәүләрен колак яныннан гына уздыра Зәлия. Имеш, ире ташлап киткәч, янган йөрәгенә чыдый алмый “Күралмыйм шуны”, – дип нәни кызчыгын да читкә этәрә. Ә беркөнне, кызына үгет кермәгән Зәкия кызы белән шешә бүлеште... Зилә атлы кызчыкка бөтенләй игътибар бетте... Шулкадәр оста уйныйлар, чын тормышмыни!? (Алла сакласын!) Авыр тойгылар биләп алган тамашачы тын калып карый. Артымда ике апаның сөйләшкәне ишетелде: “Кул да чабасы килми...” Алда утырган мөселманча киенгән апалар ризасызлыктан баш чайкый.
Пьесаны укыганда болай ук авыр кабул ителмәгән иде бит, ник һаман күзләр яшьләнә соң? Әлбәттә, монда режиссерның тырышлыгы да (Зөлфәт Сибәгатуллин белән ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова) зур.
Ишеген кар күмеп киткән салкын кара мунчада бикләнгән баланы хокук саклау органнары хезмәткәрләре (Людмила Кузьмина, Расих Тимергалиев) алып чыгып киткәч айный ана белән әби, тик... Зәлия дусты Суфия (Гөлназ Бариева) һәм Әминә апа ярдәме белән хастаханәдә дәваланып чыкканда аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, соңрак кызны бала сөяргә тилмергән гаилә үзенә алган була инде.
...Зәлиягә тагын бер кат бәхет елмая: авылга эшкә килгән, Үзбәкстанда туып–үскән Алим (Расих Тимергалиев) белән кавышып тагын балалар сөюгә ирешә ул. Тик гомере буе күңеленнән Зиләсе китми.
Язмыш ана белән баланы очраштыра. Ике ана да (берсе тапкан, берсе баккан) ут эчендә: бала кем белән калыр? Зал аларның сөйләшүен тын калып күзәтә. Мансур (Айнур Ахунов) белән Фирданиянең (Дилә Абдуллина) тормышын түгәрәкләп яшәүче Зилә (Кадрия Нәбиева) ике гаилә өчен дә кадерле.
Еламый түзеп булмый... Әниләр үзләре дә еламыйча уйный алмаган. Ике бала әнисе Зөлфия Вәлиева Зәлия образына кереп китүенең авыр булуын яшерми. “Тотынганчы, исерек хатынны уйный алырмынмы дип борчылдым. Мөдиребез Айгөл Зөбәерова һәм методист Алсу Мөхәммәтовна киңәшләре белән ярдәм итте”, – дип сөйләде. Зөлфия Казанда укыганда якташыбыз Рафис Фазылҗан куйган спектакльләрдә уйнап, башкала тамашачысының да күңелен яуларга өлгергән. Ә сәхнә тәҗрибәсен Арча педагогика көллиятендә укыганда ук туплый башлаган. “Без укыганда Алсу Мөхәммәтовна анда “Алтынчәч” төркеме җитәкчесе иде. Спектакльләр белән авылларга да күп йөрдек”, – ди.
Кышкар кызы Дилә Абдуллина (Фирдания) да яшьлегендә артист булырга хыяллана. Тик укытучы әнисе, артистларның бәхете булмый дип кызын сәнгатькә җибәрми. 30 ел мәктәптә укытканнан соң, ике ел бакчада методист булып эшләүче Дилә ханымга яшьлек хыялын 50 яшендә чынга ашыру насыйп була. “Елый-елый уйнадым. Рольгә кереп китү кыен булмады. Пьесаны укып чыккач та, үземне шушы образда күз алдына китердем, – дип сөйләде ул. – Өйрәнү барышында режиссер белән киңәшләшеп спектакльгә җырлар да кертеп җибәрдек. Без бер коллектив булып, киңәшләшеп эшлибез. Бүген уйнавыбыздан канәгать булсак та, үсәргә дә үсәргә әле”.
Спектакльне халык яратып кабул итте, алкышларга күмде. Моның сере, Киләсе елда район һәм авыл халкы рәхәтләнеп карар, иншалла.
Розалия Зиннәтова