Киләчәккә зур өметләр белән
Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә
– Илшат Габделфәртович, Яңа еллар алдыннан Сезнең белән әңгәмә үткәрү матур традициягә керде. Газета укучылар да аны көтеп алалар, үзләре дә сорауларын, фикерләрен язып җибәрәләр, шалтыраталар. Әле менә Пүчинкә–Поник авылыннан рәхмәт әйтеп шалтыраттылар: “Узган ел район башлыгына юлларның начар булуы турында мөрәҗәгать иткән идек. Шуннан соң ике авыл арасындагы юлга “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте таш салдырды. Чишмәне дә карадылар. Үзара салым акчасы исәбенә таш салынды. Авылга бераз булса да җан керде. Болар өчен зур рәхмәт!”
Иске Йорт авылы халкы Интернет мәсьәләсен хәл итүдәге ярдәмегез, Арча шәһәренең Казан урамында яшәүчеләр урамга асфальт җәелгәнгә куанып рәхмәтен ирештерә. Орнашбаш авылы кешеләре авыл проблемаларын үзегез килеп хәл итеп киткән өчен рәхмәт әйтә.
Мондый мисалларны тагын дәвам итеп булыр иде. Район халкы Сезнең кешеләр гозеренә, фикеренә игътибарлы җитәкче икәнлегегезне яхшы белә. Редакция аша мөрәҗәгать итүчеләр дә Сезгә авыр һәм җавап- лы хезмәтегездә уңышлар телиләр. Без аларның сорауларына соңрак күчәрбез.
– Яхшы, теләкләре, рәхмәт сүзләре өчен үзләренә дә зур рәхмәт!
– Илшат Габделфәртович, ел тәмамланып килә. 2017 ел өметләрне акладымы, куелган бурычларның кайсылары уңышлы үтәлде, ирешеп бетеп булмаганнары да бармы?
– Мин 2017 ел район өчен әйбәт ел булды, дип саныйм. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылды. Күптән түгел ул үзе дә безнең районда булып китте һәм районда уңай үзгәрешләр барлыгын билгеләп үтте, яңа бурычлар куйды.
Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төрле федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Быел торак төзү программасы уңышлы үтәлде. Барысы 27 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Гражданнарны аварияле торактан күчереп бетердек.
Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасы буенча 7 йорт яңартылды. Арча шәһәрендә 500 урынлы урта мәктәп, Хәсәншәех авылында 50 урынлы балалар бакчасы төзелде. Сеҗе мәктәбе, Яңа Кенәр, Апаз балалар бакчалары, Яңа Кенәр коррекция мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Сарай–Чокырча авылында яңа клуб сафка басты, Утар Аты авылы мәдәният йорты яңартылды. Носы авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылды. Ике спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Арча шәһәрендәге Казансу елгасы ярларын төзекләндерү дәвам итте. “Чиста су” һәм урам утларын торгызу программалары буенча зур күләмдә эш башкарылды.
Арча шәһәрендә 12 урамга асфальт, 39 урамга вак таш җәелде, күп фатирлы йортлар янындагы 35 ишегалды территориясе төзекләндерелде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килсәк, быел 177,2 мең тонна ашлык, 43 мең тоннадан артык бәрәңге җыйнап алынды. 56,7 мең тонна сөт, 4,5 мең тонна ит җитештерелде. Бер сыердан уртача 5054 килограмм сөт савылды.
Зур күләмдә эш башкарылса да, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә файдаланылмаган мөмкинлекләребез зур. Бигрәк тә терлекләрнең баш санын торгызу буенча ныклап эшләргә кирәк. Терлекчелек буенча куелган бурычларны тормышка ашыру максатында 2018 елга планнар төзедек, аларда ай, квартал саен нәрсәләр эшләнергә тиешлеге җентекләп язылган.
Быел районның 4 хуҗалыгы үзгәртеп корылды, алардан яңа 10 хуҗалык барлыкка килде, яңа инвес- торлар эшли башлады. Күбесендә игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелә. Инде уңай нәтиҗәләр дә бар.
2017 елда 20 терлекчелек фермасы төзекләндерелде,13 силос–сенаж траншеясы ясалды. “Северный” ширкәтендә заман таләпләренә туры китереп 450 танага исәпләнгән комплекс төзелде.
– Газета укучылар өчен 2018 елда район халкын нәрсәләр көтүен белү дә кызыклы булыр.
– Икътисадый хәлнең катлаулы булуына карамастан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда да республика программаларын тормышка ашыру турында карар кабул итте.
Торак төзү программасы 2017 ел дәрәҗәсендә кала – 27 мең квадрат метр, социаль ипотека буенча Арча шәһәрендә Б.Урманче урамында өч, Астроном, Комаров урамнарында берәр, Союз урамында бер күп фатирлы коммерция йорты төзеләчәк.
2018 елда Арча шәһәрендә 8 күп фатирлы йортны, Курса–Почмак мәктәбен һәм Арча шәһәрендә 10нчы номерлы балалар бакчасын ныклап төзекләндерү, педагогика көллиятенең 2нче номерлы гомуми торагын янкорма төзеп үзгәртеп кору планлаштырыла. Арча үзәк хастаханәсенең өченче чиратын ныклап төзекләндерүне, Арча поликлиникасын төзекләндерүне төгәлләрбез, дип өметләнәм. Район халкы боларны бик көтә.
Яшь ата–аналар өчен дә шатлыклы хәбәр бар: киләсе елда “Төньяк” микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Эш башланды инде, планнарыбыз тормышка ашсын, дип телик. Шулай ук “Арчабаш” микрорайонында яңа балалар бакчасы төзү буенча документлар әзерләнә.
Урта Бирәзә һәм Түбән Оры авылларында күптән көткән яңа клублар төзеләчәк. Иске Чүриле авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылачак.
Спорт мәйданчыклары ачу дәвам итәчәк. Яңа елда алар Арча шәһәренең 6нчы мәктәбе территориясендә, Пөшәңгәр авылында барлыкка киләчәк. Үзәк стадионда чаңгы базасы эшләнә.
Шулай ук урам утларын яңарту, су белән тәэмин итү, юллар төзү, урамнарны төзекләндерү һ.б. программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк.
Арча шәһәрендә җәйге айларда су проблемасы бар иде. Быел яңа суүткәргеч салынды, 500әр тонналы ике резервуар, башня куелды. Алар сафка кергәч, су белән тәэмин итү күпкә яхшырачак.
– Илшат Габделфәртович, инде Сезнең белән газета аша аралашырга теләгән укучыларыбызның сорауларына күчик.
Пүчинкә–Поник авылыннан шалтыратучының үтенече дә бар. Ул ике авыл арасындагы ике күперне ремонтлатып булмасмы, кеше гомере өчен куркыныч хәлдә алар, ди.
– Кызганыч, район бюджетында андый максатларга акча каралмаган, ләкин күперләрне бу хәлдә тотып булмый. Мин бу турыда “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Имамович белән дә киңәшермен. Бу мәсьәләне алдагы елларда үзара салым акчасы исәбенә башкару мөмкинлеге дә бар.
– Ташкичү авылында Галәветдиновлар 6 бала белән кечкенә йортта яшиләр икән. Фатир алырга чират торалар, кайчан булыр икән, дип сорыйлар.
Кәче авылыннан Фәридә Вәлиәхмәтова: “5 бала тәрбиялибез, дүртенче ел инде фатирга чират торабыз. 48 квадрат метрлы агач өйдә яшибез, яңа фатирда яшисе килә”, – ди.
– Миңа хәбәр итүләренчә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр исемлегендә Галәветдиновлар – безнең район буенча 3нче, Вәлиәхмәтовлар 14нче булып чиратта торалар.
Әлеге исемлекләр Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә һәм анда республика буенча җыелма исемлек төзелә. Торак сертификаты республика буенча гомуми чират тәртибендә бирелә. Алар алдагы елларда фатир алырлар дип ышанам.
Арча шәһәрендә яшәүче Ләйсән Шакирова:
– Без социаль ипотека буенча 5 ел чиратта торабыз. Һәр конкурста катнашып барам, отканым юк әле. Әйтегез, зинһар, Арчада нинди принцип белән уйнатыла алар. Безгә кайчан яңа фатирда яшәү бәхете тәтер икән? Ипотекага баскач туган ике бала үсеп бетә инде.
– Бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча 64 гаилә “максатчан бюджеттагылар” категориясе буенча, 196 гаилә әлегә килешү төземәгән килеш чиратта тора.
Ләйсән Шакирова гаиләсе 2013 елның 5 апрелендә чиратка баскан. Фатирлар җыйналган баллар рейтингы нигезендә уйнатыла. Әлеге гаилә Арча шәһәрендә М.Җәлил урамындагы 9а йортында фатир сайлау буенча конкурста катнашкан, әмма баллар аз булу сәбәпле, ота алмаган. Шуңа күрә үзегезгә дә баллар җыю буенча активрак эшләргә кирәк.
Җирле үзидарә органнары торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләрне социаль ипотека системасында исәпкә куюны гына башкара. Конкурс буенча торак бирү тәртибен “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” оешмасы билгели. Тулырак мәгълүматларны әлеге фондның Арча районындагы вәкиллегендә алырга мөмкин.
Яңа Кенәрдән Илгиз Салихов:
– Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Сезнең районда спортны үстерүгә зур игътибар бирүегез куанычлы хәл. Спорт ярышларында үзегез буласыз, республика, федераль дәрәҗәдә югары күрсәткечләргә ирешкән спортчылар, аларның тренерлары район күләмендә узган ярышларда хөрмәтләнә. Сезнеңчә, районда спортның кайсы төрен үстерүгә өстенлек бирергә кирәк? Спортның кайсы төре безнең районны ярышларда алга чыгарыр иде?
– Шундый әйбәт сорау биргәнегез өчен рәхмәт! Чөнки мин үзем дә спортка битараф түгел. Спортның барлык төрләренә дә хөрмәт белән карыйм. Шуңа күрә бер төрне генә алып, башка төрләр белән шөгыльләнүчеләрне үпкәләтәсе килми.
Районыбызда спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Спортка тартылучыларның елдан–ел арта баруы күңелле хәл. Районда 18 спорт федерациясе эшли һәм бу күп нәрсә турында сөйли. Аларны кайчандыр үзләре дә спорт белән ныклап шөгыльләнгән тынгысыз, бик актив кешеләр җитәкли.
Соңгы елларда милли көрәшне үстерү буенча актив эш алып барыла. Уңышлар да бар. Хоккей, волейбол, баскетбол, чаңгы спорты, теннис, мини–футбол һ.б. төрләр популярлык казана бара. Яшь хоккейчыларыбыз зона, республика ярышларында җиңү яулап кайталар.
Теләгем шул: спорт белән күбрәк кеше шөгыльләнсен. Сәламәт булыйк, хәрәкәттә–бәрәкәт икәнен истә тотыйк.
Арча шәһәрендә яшәүче Румия Надршина:
– Бүген күпләр спорт йөрүе, йөгерү белән мавыга, рәхәтләнеп чаңгыда шуа. Стадионда йөгерү һәм йөрү өчен махсус юл эшләп булмасмы? Бу чаңгычыларга, җәяүлеләргә, йөгерү белән шөгыльләнүчеләргә бик уңай булыр иде.
– Әле генә Казансу паркының икенче чиратын ачтык. Анда җәяү йөрүчеләр өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ә чаңгычылар стадионда рәхәтләнеп шуа алалар.
Айван авылында яшәүчеләр исеменнән Гадилә Нурмөхәммәтова:
– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Безнең авыл клубын ябалар, дигән сүзләр йөри. Бездә сәнгатьне яратучылар күп, халык клубка йөрергә ярата. Аңа аз гына ремонт кирәк. Тавыш яңгырамый торган итеп эшләргә иде аны.
– Сезнең авылда мәдәният йортын ябу турында сүз булганы юк. Халыкка игелекле хезмәт итсен. Аны алдагы елларда ныклап төзекләндерү программасына кертергә уйлыйбыз.
Яңа Кенәр авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров:
– Яңа Кенәр мәдәният йортында һаман мөдир юк әле. Гөрләп эшләп торган мәдәният учагы озак вакытлар сүнеп тора. Сезне борчырга теләмәгән идем, башкача булмас ахры.
– Чыннан да, күңелле хәл түгел, бу авыл җирлеген дә, мәдәният идарәсен дә бизәми. Яңа Кенәр заманында район үзәге булган, бүген дә күп кеше яшәгән авыл. Сезнең мөрәҗәгатьтән соң бу хакта ныклы сөйләшү булды. 15 декабрьдән мәдәният йортына яңа мөдир куелды.
Мәдәният идарәсенә кадрлар мәсьәләсендә ныклап эшләргә кирәк.
Исемен әйтергә теләмәүче:
– Концертларга билетларны көчләп сату очраклары бар. Мин алай булыр- га тиеш түгел, дип саныйм...
– Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Мәҗбүри рәвештә билетлар сатылырга тиеш түгел.
Урта Аты авылыннан Нурсөя Гаптрахманова:
– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Безнең авылда урам утларын куеп чыктылар, әмма безгә килеп җитмәде. Урамда караңгы, юл да юк.
– Мин сезнең мөрәҗәгатьне тикшерттем. Күршегез каршындагы багана утын үзләренә каратып куйдырган булып чыкты. Аны урамга каратып куярга тиешләр, чөнки утлар урамда якты булсын өчен куела. Мондый мәсьәләләрне авыл җирлекләре контрольдә тотарга тиеш.
Авыл җирлеге башлыгы (әле ул яңа кеше) белешмәсе буенча, Урта Аты авылы урамнарына үзара салым акчасы исәбенә 630 метрга таш түшәлгән. Калган өлешенә таш түшәү 2018 елга планлаштырыла.
Киләсе елга Сез яшәгән Нагорная урамында яңа электр линиясе сузу, өстәмә лампалар кую планлаштырыла.
Арча шәһәрендә яшәүче Минячевлар гаиләсе:
– Элеккеге кебек Арчадан Әтнәгә, Яңа Кенәргә, Балтачка автобуслар йөртеп булмасмы? Бар кешедә дә машина юк бит.
– Мондый сорауларны еш ишетергә туры килә. Без шуларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына берничә автобус маршрутын, шулар арасында Сез әйткәннәре дә бар, ачуны сорап хат юлладык. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә карала.
Айван авылы, Мәктәп урамыннан Надир:
– Станциядәге Яңа урамнан Айван авылына кадәр тротуар салып булмыймы? Олы юлга чыгып йөрергә туры килә бит, машина юлы хәтәр.
– Мондый тротуар салу алдагы елларда юл эшләрен планлаштырганда каралачак.
Төбәк–Чокырча авылыннан Гөлфия Рысаева:
– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Быел Айван авылы белән Төбәк–Чокыр- ча авыллары арасындагы фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге урында ут та, тротуар да юк. Зур үтенечебез бар: әлеге маршрутны куркынычсыз итәргә, тротуар салырга, яктырткычлар куярга иде.
– Әлбәттә, без бу фаҗигане авыр кичердек. Анда зыян күргән бала сәламәтләнеп, укуын дәвам итәргә язсын.
Бу участокның торышы безне дә борчый. Әмма Арча–Теләче юлы төбәк ведомствосына карый, район тарафыннан анда нинди дә булса эш алып барырга ярамый. Без әлеге участокта яктырту җайланмалары куюны һәм тротуар салуны 2018 елда юл эшләре программасына кертүне сорап Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хат яздык. Мәсьәлә уңай хәл ителде. Киләсе елда тротуар да, утлар да булачак.
Арча шәһәренең Зур урамында яшәүчеләрдән:
– Безнең урамдагы 3нче номерлы күп фатирлы йорт янында кечкенә, әмма уңайлы матур балалар мәйданчыгы бар. Аны балалар да, олылар да үз итте. Тик берзаман андагы эскәмия һәм өстәл юкка чыкты. Кичләрен яшьләр җыела, дип шунда яшәүче берничә кеше сүтеп аткан икән. Мондый юл белән яшьләрне тәрбияләп булмый бит. Алар матурлыкны күрер-гә, үзләре дә шуңа омтылырга тиеш.
– Сезнең белән килешәм. Берәүнең дә үз белдеклеге белән балалар мәйданчыгындагы җиһазларны сүтәргә хакы юк.
Мин әлеге мәсьәләне тикшерттем. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов мәйданчыкта эскәмияләр һәм өстәл яңадан үз урыннарына куелды, дип хәбәр итте.
Арча шәһәре, Гагарин урамында яшәүчеләр:
– Безнең урамда балалар мәйданчыгы ясап булмасмы? Балалар асфальтта уйнарга мәҗбүр.
– Шәһәр территориясендә ел саен яңа балалар мәйданчыклары ясала, булганнары төзекләндерелә. Гагарин урамында да балалар мәйданчыгы алдагы елларда ясалачак.
Арча шәһәрендә яшәүче Таңсылу Мәҗитова:
– Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Безнең өйләр Тау асты урамының тау итәгендә урнашкан, шулар яныннан стадионга юл үтә. Янәшәдәге таучык- та картаеп беткән биек өрәңгеләр үсә. Бу тауда балалар уйный, агачлар авып йортларга да зыян китерүе бар. Агачлар шәһәрнең ямен алып тора. Аларны бөтенләй бетереп яисә кыс- картып булмасмы?
– Әлеге агачларны бөтенләй бетерер- гә ярамый, дип әйтәләр. Чөнки алар эрозиягә каршы роль уйный. Бетергән очракта яңгыр һәм язгы сулар шул ук урамдагы хуҗалыкларга туфракны агызып алып төшәчәк. Сезнең сорау- ны урынга барып өйрәнәчәкләр, куркыныч тудыра торган һәм карт агачларны сайлап кисәчәкләр.
Яңа Кенәр авылыннан Вагыйзә Әгъләмова:
– Хәерле көн, Илшат Габделфәртович! Яңа Кенәрдә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларны сату өчен сәүдә урыны эшләп булмасмы? Авыл үзәгендә булса, бигрәк тә әйбәт.
– Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы вәгъдә итүенчә, 2018 елда авылда урам сәүдәсе урыны булдырылачак.
Яңа Кырлай авылыннан әти–әниләр:
– Авылда балалар бакчасы 16 сәгатькә кадәр генә эшли. Бу эштәге ата–аналарга кыенлык тудыра. Эш сәгатен озайтып булмасмы?
– Әлеге мәсьәләне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынга барып өйрәнде. Ата–аналар белән җыелыш та үткәргән. Балалар бакчасына 21 бала йөри, ата–аналарның күпчелеге безне бакчаның эш сәгатьләре канәгатьләндерә, дип белдергән.
Байкал авылыннан Мәдинә Гыйниятуллина:
– Күпме еллар хыяллансак та, инде өметебез сүнә бара иде, быел, ниһаять, Шурабаш белән Байкал авыллары арасында асфальт юлны күрергә насыйп булды. Әлеге юлда күпме азап чиккәнне әйтеп бетерерлек түгел, китап язарлык. Кайларга гына язып карамадык. Бик зур рәхмәт Сезгә, Илшат Габделфәртович, безне юллы иттегез. Заманында ике мәчетле, ике су тегермәне булган Байкал авылы киләчәктә дә гөрләп яшәр, дип ышанабыз. Байкал күленә охшаган балык- лы күлле, гаять матур авыл булган ул Байкал! Ялтырап торган асфальт юлдан исән–имин йөрергә язсын!
Орнашбаш авылында яшәүче Ленар Вәлиев:
– Илшат Габделфәртович, авылларның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
– Бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирү мөмкин түгел. Фәнни–техник прогресс авылларны да читләтеп үтмәде. Авыл хуҗалыгында да хәзер кул көче юк дәрәҗәсендә, басуларда куәтле тракторлар, комбайннар эшли, бер трактор элеккеге берничә тракторны алыштыра. Терлекчелектә дә шундый ук хәл.
Игътибар итәсездер, соңгы елларда республика җитәкчелеге авыл кешесенең хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Кемнең нинди һөнәре, шөгыле бар – ярдәм итә, субсидия бирә, терлек, кош–корт асрарга өнди. Быел кош–корт асраучыларга гына да 500 мең сумга якын субсидия бирелде.
Сыер һәм кәҗә тотучылар 19 млн. сумга якын акча алды. Бия асраучыларга 598 мең сум акча биреләчәк. Шәхси хуҗалыклар ветеринария хезмәте өчен 961 мең сум алды. Болар бит бар да авыллар саклансын өчен бирелгән һәм кире кайтарылмый торган акчалар.
Соңгы өч елда шәхси хуҗалыклар 116 кечкенә ферма төзеде һәм моның өчен 17 млн. сумга якын субсидия алды. Кечкенә фермаларның 57се быел төзелде.
Соңгы елларда авылларда яңа клуб-лар, фельдшер–акушерлык, ветеринария пунктлары, балалар бакчалары ачыла, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар салына. Болар шулай ук авыл кешесе әйбәт шартларда яшәсен, авыллар саклап калынсын өчен эшләнә.
Билгеле, авылларның киләчәге аларда яшәүчеләргә, аларның тырышлыгына, максатка омтылучанлыгына, туган җиргә тугрылыгына, авылда яшәргә һәм эшләргә теләге булуга бәйле. Мин авылларыбызның киләчәге бар һәм алар яшәячәк, дип уйлыйм.
Авылларыбызны төзекләндерүдә үзара салым акчалары мөһим роль уйный. Референдумнарда актив катнашкан, әлеге мөһим эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! Киләчәктә дә шулай актив булсак, авылларыбыз тагын да ямьләнер, аларның киләчәге матур булыр.
Районыбыз өчен җан аткан, аның матур киләчәге турында кайгырткан намуслы хезмәт белән үз өлешен керткән райондашларга зур рәхмәт!
Без Яңа ел алдында торабыз. Аның нинди булуы, нәрсә алып килүе күбрәк безнең үзебезгә бәйле. Үз көчебезгә ышаныч, энтузиазм һәм җаваплылык барлык планнарыбызны тормышка ашырыр- га ярдәм итәр.
Яңа ел – иң матур гаилә бәйрәме алдыннан өйләрегездә җылылык һәм уңайлыклар, мәхәббәт һәм сөенечләр телим. Якыннарыгыз белән бер–берегезне кайгыртып һәм аңлашып яшәргә язсын.
Яңа ел барыгыз өчен дә яңа киләчәк ачсын, яңа вакыйгалар белән куандырсын, барлык планнар һәм башлангычлар тормышка ашсын. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын, ә өйләрегездә рәхәтлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакимлек итсен!
Ильяс ФӘТТАХОВ