Яңа клубта Яңа ел!

2017 елның 29 декабре, җомга

Яңа клубта Яңа ел!

Мирҗәм авылында Яңа ел бәйрәмен яңартылган, матур клубта каршы алачаклар. Ныклап төзекләндерелгән клубны ачу тантанасына Казаннан галим, шагыйрь Рифат Җамал да туган авылына кайтып төште.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов килде. Клуб “Ватан” хуҗалыгы көче белән яңартылган. Түбәсен, идәнен өр–яңадан алмаштырганнар, тышкы стенасын калай белән тышлаганнар, эчен матурлаганнар. Бәйрәмгә күрше авыл апаларына кадәр килгән иде.   Пөшәңгәрдән Бибисара апа: “95 яшь, – дип таныштырды үзе белән. – Оныгым Рәмзил Корбанов концертны алып бара, шуны карарга килдем. Клубны да күрәсем килде. Заманында 17 ел җыештыручы булып эшләдем мин монда. 1957 елда эшкә кергән идем. Ул вакытта мәктәп иде. 77ләп бала укыды”. Сүзгә Апаз балалар бакчасы мөдире Фирая Сибгатуллина кушылды. “Хикмәт бу клуб, – дип сөйләде ул. – Клуб мөдире Мәрвәр Шакирова, афәрин, бик әйбәт эшли. Бәйрәмнәрне гөрләтәбез шушында. Соңыннан дискотека оештырабыз. Яше, карты рәхәтләнеп биибез. Мари халык биюен биегәнне күрсәгез иде сез безнең! Барыбыз да тыпырдый... Агач идәннәр селкенеп тора. Бик күңелле бездә!” Тантана башланганда клуб тормышы турында азмы-күпме белә идек инде.

Бәйрәмне Рәмзил Корбанов белән клуб мөдире Мәрвәр Шакирова алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов клубны яңарткан “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтовка район башлыгы Илшат Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәт әйтте. “Авылларда мәдәни учаклар булганда гореф-гадәтләребез, телебез яшәячәк, клубның ишекләре бервакытта да ябылмасын”, – дип сөйләде ул.

– Шулай Ренат Садыйков (Апаз авыл җирлеге башлыгы) белән сөйләшеп утырабыз, – дип сөйләде Мансур Әхмәтов. – Пөшәңгәрдә мәдәни-спорт үзәге төзелде, Хәсәншәехта яңа балалар бакчасы салынды, мәктәбе ныклап төзекләндерелде, Апазда балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, яңа медпункт төзелде – барысы да булды бугай инде дигән идем, Ренат, юк, Мирҗәм клубы калды әле, дип әйтмәсенме. Менә шул сөйләшүдән тотынган эш бу.

Мансур Әхмәтов: “Мактамагыз!” – дисә дә, ул көнне “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесенә, төзүчеләргә рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Башкарылган игелекле эшкә ничек рәхмәт әйтмисең инде! Авылдашлары Рифат Җамал: “Бу клубка хәзер теләсә кемне алып кайтып була”, – дип иҗатташ дусларын искә төшерде. Кайчандыр мәктәп булган шушы бинада бер бүлмәдә ике класс (1нче белән 3нче класс яки 2нче белән 4нче класс) укыдык, шуңа да безнең белем нык булган, дип сөйләде ул. Аннан “Мирҗәмем – җир яме” шигырен укыды.

Ник сагынам икән шул авылны...

Җитәкче урыннарда эшләгән һәм эшләүче Рәдиф Закирҗанов та балачак хатирәләре белән уртаклашты: “1973 елда мин бу бинадагы мәктәпкә 1 сыйныфка укырга килдем, 12 идек без. Башка укаска төшәр, ачкычлар очар иде... Шук булганбыз инде. Өч урында хоккей уйныйбыз. Күпер төбендә чана шуабыз. Алар хәзер Рифат абыйның шигырьләрендә генә калды...” Рәдиф Закирҗанов клубка микрофон бүләк итте.

...Бәйрәм дәвам итте. Без кузгалдык. Авыл халкы үз бәйрәмендә иркенләп ял итсен. 100 еллык тарихы булган (башта мәчет итеп төзелгән) әлеге бинада Мәрвәр Шакирова, клуб мөдире буларак, 29нчы Яңа елны үткәрәчәкмен, ди. Күз алдына килде, авыл өедәй агач клубта авылдашларның рәхәтләнеп күңел ачканы. Яңартылган Мирҗәм клубында Яңа ел!

Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International