Кыш бабай үзе өйгә килә

2017 елның 29 декабре, җомга

Кыш бабай үзе өйгә килә

Бу көннәрдә район социаль яклау бүлеге  хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, киләсе Яңа ел белән котлап, бүләкләр таратып йөриләр. Беркөнне үзем дә ияреп чыктым.

Программачы Зөлфәт Фатыйхов – Кыш бабай, психолог Миләүшә Шәесламова – Кар кызы, социаль хезмәткәр Рәсимә Дәүләтшина һәм мин –  дүртәү, шофер белән бишәү юлга кузгалдык. 

 Адрес буенча беренче капканы шакыйбыз. Шактый көттереп ишек ачылды.

– Баланы ашатып утыра идем, – дип каршы алды Резедә ханым. – Ник алдан әйтмәдегез...

 Көтмәгәндә өеңә килеп, бәйрәм белән котласалар, көтелмәгән шатлык-сөенечләр була бит ул! Куәте тагын да ныграк сизелә. Динәгә Яңа ел күчтәнәче биргәч, барыбызга да күңелле булып китте...

Без Резедә ханымга түземлекләр, исәнлек-саулык, Динәгә сәламәтлек теләп, юлны дәвам иттек.

Икенче адресыбыз берничә катлы йортка китерде. Фатир төймәсенә басабыз, эчтә тынлык. Бераз көттек тә, өйдә юклар, дип юлыбызны якын авылларның берсенә дәвам иттек. Иске генә авыл йорты янына килеп туктадык. Капканы ачып, ишегалдына уздык. Өй ишеге янына эленгән чүпрәк курчак биредә балалар яшәгәнен искәртеп тора иде. Хуҗабикә Наилә ханым ишекне ачты. Дүрт бала. Иң олысы Алсу, 17 яшь. Утырып кына тора. Кыш бабайны, бүләкләрне күргәч, елмайгандай итенде. Наилә ханым, күп балалы гаилә буларак, фатир чиратына торганнарын әйтте. “Кайчан булыр инде..,” – дип көрсенде. Әтиләре белән дә бергә яшәмиләр икән. “Балага күпме акча аласыз?” – дип сорыйм. “20 мең сум”. Шушы иске генә өйгә Кыш бабай, Кар кызы яктылык, нур алып кергән кебек тоелды миңа...

Яңадан Арча станциясенә юл алдык. Мәһабәт, матур йорт янына килеп туктадык. Капканы Диләрәнең әбисе ачты. Диләрә Кыш бабайдан куркып калса да, без киткәч, Кыш бабай күчтәнәчләре белән озак юангандыр әле...

Тагын бер йортның матур капкасын ачып, эчкә уздык. Ниязның әбисе өйдә үзе генә иде. “Нияз авылда икенче әбисендә”, – дип каршы алды ул безне.

– Тугач та 17нче көнендә бөерләренә операция ясаткан бала ул, хәзер 4 яшь инде, – дип сөйләде әбисе. – 5 тапкыр операция кичерде.

Сүзне почмакка киптерергә элеп куйган балыкларга күчерәбез. Хуҗабикәнең йөзе тагын да балкып китте.

– Тиздән иптәшем белән яши башлаганга 40 ел тула. Балыкларны шуңа тозлап, киптерергә куйдык.

Тагын бер кат Яңа еллар белән котлап, юлыбызны дәвам иттек. Өйдә булмаганнарга яңадан әйләнеп кайттык. Мансура ханым һәм оныгы Әмир белән урамда очраштык. “Тернәкләндерү үзәгеннән кайтып килеш, – диде Мансура ханым. – 2 сәгатькә булса да барабыз. Иптәшләре белән аралашу  бик әйбәт. Шуннан боз сараена да алып баралар әле”. Шаулап-гөрләп өйләренә килеп кердек. Әмир Кыш бабай котлавын, бүләкләрне бик сөенеп кабул итте. Матур теләкләр әйтешеп, Яңа ел сөенеч–куанычлар гына алып килсен дип, саубуллаштык.

5 гаиләдә булдык без. Мин аларга иң мөһиме сәламәтләнүгә өмет телим. Әле беркөнне генә күренекле терапевт, профессор Е. Малышева алып бара торган “Сәламәтлек” тапшыруында гәүдәсен тота, аяк-куллары йөри алмаган балаларга Америкада дәва уйлап табулары турында сөйләделәр. Аутизм чире дә дәвага бирешми торган өметсез чир түгел, ди белгечләр. Медицина алга бара. Күңелне генә төшермик. Яңа ел белән сезне!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International