Киләчәкне уйлап
Соңгы елларда без күбрәк кибетләр ачылу турындагы хәбәрләрне ишетеп яшибез. “Тәрәзәне ишек итәләр дә, кибет ясыйлар”, – ди бер танышым.
Бу шаукым үтеп бара булса кирәк, чөнки шактый вакыт тын торганнан соң район хуҗалык- лары да яңа терлекчелек торак- лары, башка биналар төзергә керештеләр. Әлегә керешмәгәннәре шул турыда уйлый.
27 декабрьдә “Северный” ширкәтендә үткән семинар–киңәшмәдә әнә шул турыда да сөйләштеләр. Бу хуҗалыкта күрсәтерлек яңалыклар да бар. Семинарда катнашучылар муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә терлекчелек фермаларында булдылар, эшләрнең торышы белән таныштылар.
Иң зур яңалык – Илдус авылында быел төзелгән 450 баш терлеккә исәпләнгән яңа комплекс сафка басты.
– “Арча” ширкәте җитәкчесе Алмаз Закировка зур рәхмәт! – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. – Аның безгә ярдәме зур, алга таба да яңа планнарыбыз бар әле, аларны да тормышка ашырырга язсын.
Комплексны районыбызда гына түгел, республика буенча да уңышлы эшләүче Төхвәтуллиннар ширкәте төзеде. Яңа фермада нибары ике кеше эшли. Сер түгел, тора–бара эшче көчләр проблемасы кискенләшә барачак. Шуңа күрә яңа технологияләр кертү турында һәр җитәкчегә уйланыр-
га һәм эшкә керешергә вакыт.
“Северный” ширкәте фермаларына кайчан килеп керсәң дә тәртип булыр. Рационны баету өчен күп эшләнә. Ай саен 1 млн. сумлык витаминлы өстәмәләр алабыз, ди җитәкче. Айга 120 мең сум чамасы дәвалау чаралары алына. Белгечләр бу хакта үтемле итеп сөйләделәр.
Сыерлар, таналар ясалма кап-
ландырыла. Кырык көн үткәч аларны УЗИ аппараты белән тикшерәләр, бу буазлыкны ачыклау белән бергә, терлекләрдәге авыруларны ачык-
ларга, үзвакытында дәвалау чаралары үткәрергә ярдәм итә.
Бозауларны тәрбияләү бик әйбәт оештырылган, тана бозау- лар аерым исәптә. Тана сатып ярыйсы гына файда алалар. Быел 109 тана сатудан 11 млн. сумнан артык акча кергән. Бер башның уртача бәясе – 106 мең сумнан артык. “Моның кадәр акча эшләү өчен 4830 литр сөт сатарга кирәк булыр иде”, –ди баш икътисадчы Фаил Котдусов. Носы фермасында эшләүче Миләүшә Петрова быел унбер айда 255,3 тонна, ягъни 5млн. 616 мең сумлык сөт сауган. Уртача айлык хезмәт хакы – 25,5 мең сум.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов соңгы вакытта авыл халкын дулкынландырган сөт бәяләре турында да әйтеп үтте. Кайбер сөт комбинатлары шәхси хуҗалыклардан китерелгән сөтне, антибиотиклар бар дип, кире бора яки түбән бәядән ала башлаганнар. Без бу хакта Яңа елдан соң аның белән аерым әңгәмә оештырырга сөйләштек.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев терлекчелек буенча куела торган таләпләрне тагын бер тапкыр искә төшерде. Һәр хуҗалык өчен Яңа елдан аерым планнар эшләнде, барлык эш шулар нигезендә оештыры- лырга тиеш.
Ильяс ФӘТТАХОВ