23, 26 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә әзерлек бүлеге һәм түбән сыйныфлар укучылары өчен "Яңа ел урманындагы маҗаралар" исемле Яңа ел чаралары оештырылды. Әкият геройлары белән бергәләп балалар төрле хәрәкәтчән уеннар уйнады, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Балалар бик рәхәтләнеп осталыкларын күрсәтте: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле телләрдә җырлар башкардылар. Кар Бабай белән Кар кызы балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Әлеге чара күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды, елмаю һәм шатлык бүләк итте.