Полиция Кар бабае юлга чыкты
Елдагыча Яңа ел бүләкләргә бай булды. Шулай тиештер, чөнки балаларны сөендерү Кар бабай белән Кар кызының изге бурычы. Элек–электән килгән матур традиция дә.
Без яшьрәк вакытта үзебез бүләк алып кайта идек тә, Кыш бабай бүләге дип балаларга тапшыра идек. Хәтерлим, бер вакыт бүләкләрне койма башына элеп куйдык һәм тәрәзәгә шакыдык. Балаларның өчесе тиңентен йөгереп урамга чыктылар, тик Кыш бабайны гына күрергә өлгерә алмадылар. Чөнки “аның әле бик күп балалар янына барасы бар, өлгерә алмый, шуңа бүләкләрне койма башына гына элеп киткән” булып чыкты. Бу өлкәннәр уйлап чыгарган хәйлә. Тик ничек кенә булмасын, балаларның сөенечләре эчләренә сыймады.
Ә хәзер Кар бабай белән Кар кызы үзләре өйгә килә, балалар белән очраша, бүләкләрен тапшыра. Акча түләп тә чакырталар, эш урыннарыннан да оештыралар. Бүгенге балаларны нәрсәгәдер ышандыру җиңел эш түгел, әмма Кар бабайны барысы да күңелләре белән чын итеп кабул итә. Әти–әниләре исә балаларына караганда да ныграк шатлана.
Тик, кызганыч, төрле хәлдәге гаиләләр бар. Күп балалы, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле гаиләләр, мәсәлән. Кайберләре бик теләсәләр дә балаларына мондый бәхетле мизгелләрне бүләк итә алмый. Шуңа тылсым таягын сабыйларга шатлык өләшүче изге күңелле Кар бабайлар үз кулына ала. Шуларның берсе – полиция Кар бабае.
Традиция буенча быел да Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Кар бабае юлга чыкты.
– Безнең бу эшне Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев та хуплап каршы ала, – диде Кар кызы – эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Энҗе Усманова. – Башта барлык полиция хезмәткәрләре үзара акча җыеп, уенчыклар, киемнәр җыйдык, күчтәнәчләр алдык. Аннан халыкны социаль яклау бүлеге белән элемтәгә кереп, күп балалы, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле гаиләләрне барладык. Һәм Кар бабай белән Кар кызы авылларга юл алды. Барлыгы 25 гаиләдә булдык, күпме балага шатлык өләштек, тылсымлы Яңа ел могҗизасы тудырдык.
Гөлсинө ЗИННӘТОВА