Күңелле үтте

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Күңелле үтте

Әле кайчан гына яңа ел бәйрәмнәрен ашкынып көттек. Ә алар килде дә, матур хатирәләр калдырып үтеп тә китте. Бу көннәрдә шәһәр гөрләп торды, төрледән-төрле чаралар оештырылды. Аеруча балалар өчен чын каникул булды бу.

Иң беренче сүзне үзәк чыршы урнаштырылган стадионнан башларга кирәктер. Чөнки биредә нинди дә булса чара оештырылмаган бер генә көн дә калмады. Яңа ел киче җырлы-биюле, сәхнәләштерелгән күренешләр белән баетылган бәйрәм алды чарасы белән башланып киткән иде, ул сәгать 12не сугып, 2018 елга авышкач та дәвам итте.

Стадионда халык һәр көн һәм кич күп булды. “Кар бабайда кунакта” дигән күңел ачу программасы һәркемне үзенә җәлеп итте. Ул икенче елын инде уңышлы гына эшләп килә. Кунаклар татАрча Кар бабаена кунакка дип махсус чит районнардан да килә, Шүрәле, Камырбатыр, Убырлы карчык аша узып, Кар бабай һәм Кар кызы белән очраша. Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылыннан кайткан кунаклар да татАрча Кар бабае белән очраштылар, балачакларын исләренә төшереп, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.

Стадион спорт сөючеләрне дә үзенә тартып торды. Чаңгыда шуучылар өчен чаңгы юлы, чанада шуарга теләгәннәргә ясалма һәм “натуральный” тау да бар. Быел тимераякта йөрергә яратучыларны сөендереп, шугалак да ясап куйдылар. Бушка, күпме кирәк, шуның кадәр шу, дөрес, үз тимераягың белән. Ә менә чаңгыны прокатка да алырга мөмкин.

“Казансу” паркының икенче өлеше, ул Яңа ел бәйрәме алдыннан гына ачылды, искиткеч матур. Ял итү, күңел ачу, тау шуу өчен менә дигән урын. Бәйрәмчә бизәлеше белән дә үзенә җәлеп итеп торды.

Шуу турында сүз чыккач, Боз сараен әйләнеп үтик әле. Биредә бозда спорт уеннары, ярышлары бер генә көн дә тукталып тормады. “Шуабоз” дигән бал-маскарадка кадәр оештырылды. Анда керүчеләргә битлекләрдән килергә туры килде.

“Арча” спорт комплексы яшь спортчылар тавышыннан бер генә көнгә дә тынып тормады. Шушы вакыт эчендә генә дә биредә әллә ничә төрле спорт ярышы үткәрелде.

“Җиңү” паркы да балалар тавышыннан гөр килде. Алар өчен биредә махсус мәйданчык бар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дә, өлкәнрәкләргә дә төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Хәер, Җиңү паркы елның ел буе Арча халкын үзенә җәлеп итә. Шуңа биредә ниндидер чара үткәрелү арчалар өчен гаҗәп тә түгел.

Мәдәният йортына да сугылыйк. Биредә дә көн җитүгә бер чара. “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Спутник” төркеме балалар өчен “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән җырлы-биюле сәхнәләштерелгән күңел ачу чарасы тәкъдим итте. Оренбургтан килгән кунаклар “Сүнгән йолдызлар” спектаклен һәм концерт куйды. Ул арчаларга яңа ел бүләге буларак барып иреште.

Арча станциясендәге мәдәни-спорт комплексында декабрьнең 20сеннән башлап көн дә бер чара. Сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова ниләр генә уйлап тапмый. Урамда, мәдәният учреждениесе каршында спорт уеннары, эстафеталар оештыру гадәткә кереп китте. Ул музыкаль номерлар белән дә баетыла. Быел да ул бик күңелле үтте һәм тирә-юнь балаларның шатлыклы авазыннан гөр килеп торды.

Раштуа бәйрәмен дә зурлап билгеләп үттеләр биредә. Ул да балалар күңелендә бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Бу көнне сәнгать мәктәбендә дә бәйрәм оештырдылар, ә кичен ул үзәк чыршы янында җырлы-биюле, уен-көлкеле чара белән дәвам итте.

Бу әле каникул көннәрендә уздырылган чараларның бер өлеше генә. Барысы турында да язып бетереп булмый. Кышкы каникуллар балалар өчен истәлекле булгандыр дип ышанасы килә. Һәрхәлдә моның өчен өлкән апа-абыйлары барын да эшләргә тырышты.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International