Оренбург өлкәсеннән Арчага килделәр
3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем милләттәшләребез килде. Күптән түгел безнең арчалар аларда булып кайтты. Инде менә үзләре килделәр. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.
Кунакларны Арчада чәк-чәк, гармуннар белән, бик матур итеп каршы алдылар. Кунакханәгә урнашып, чәйләп алгач, кичке Арча белән таныштылар, Казансу паркында булдылар. Икенче көнне иртән район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар. Ике арада эшлекле сөйләшү барды. Үзара хезмәттәшлек итәргә, күрешеп торырга сөйләштеләр.
Ә көндезге Арча бөтенләй икенче иде. Кичке Арча ялт-йолт утлары белән сихри бер шәһәр булып күренсә, көндез яктыда Арча яңа төзелешләре белән сокландырды.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда кунаклар районның бүгенгесен һәм үткәнен белделәр. Чигелгән пәрдәле татар авылы өендә истәлеккә фотога төштеләр.
“Арча” спорт комплексында кунакларны директор Рифкат Камалетдинов каршы алып, бассейн, зур спорт залындагы тормыш белән таныштырды. Татар Каргалысы Оренбургка якын зур татар авылы. Эшмәкәрләргә бай Татар Каргалысында да бассейн, Боз сарае булырга бик мөмкин дип, кызыксындык.
– Безнең Каргалы авылында бассейн, Боз сарае юк шул, Оренбург шәһәрендә спорт өчен уңайлыклар күп – шунда йөрибез, – диделәр.
Ташкичү авылында
Ташкичү авылына безне күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле тарихи урыннар алып килде. Ш.Мәрҗанигә багышланган мәктәптәге музей, 200 еллык тарихы булган мәчет (шулай ук Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле), язу-чы Мәхмүт Галәү белән бәйле истәлекләр – бар да кызыклы иде. Бигрәк тә Ш.Мәрҗанигә багыш- ланган затлы музейны кызыксынып карадылар.
– Шиһабетдин Мәрҗани безнең Оренбург аша үткән! – дип хис-тойгыларын белдерде кунаклар. – Менә бит монда болай дип язылган. Ш.Мәрҗани Бохарадан туган якларына кайтырга чыга: Имән, Кальга, Орск, Оренбург, Казан аша Ташкичүгә кайтып җитә. Ш.Мәрҗани безнең Каргалы авылына тукталмыйча калмагандыр. Юл безнең аша үтә.
Ташкичү авылында туып-үскән язучы, журналист Мәхмүт Галәүнең Оренбург шәһәрендә яшәве һәм “Кармак” сатирик журналының мөхәррире булып эшләве милләттәшләребез өчен генә түгел, безнең өчен дә кызыклы иде. Ташкичү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Әхмәдуллина М. Галәүнең гыйбрәтле язмышы, язучының туганнары белән элемтәдә торулары, оныкларының мәктәпкә кайтулары, аларның искиткеч зыялы булулары, кыйммәтле документлар калдырулары турында ялкынланып сөйләде.
200 еллык тарихы булган мәчеттә оренбурглылар көндезге намазны укыдылар. Заманында бу мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин имам булып торган һәм Ш.Мәрҗани үзе дә монда гыйлемлек иткән.
Чәкәнле йортлар
Ташкичү авылында оренбурглылар йортларга күрсәтеп:
– Бездә мондый чәкәнле йортлар юк, – диделәр.
Чәкәнле сүзен аңлап җиткермичә:
– Ә нинди йортлар? – дип сорадык.
– Сездә тәрәзә йөзлекләре челтәрләп, матур итеп эшләнгән. Бездә тәрәзә йөзлекләрен чәкәнләп эшләмиләр.
Кайткач, сүзлектән карадык: чәкән сүзенең берничә аңлатмасы бар, безнең күбебез кукуруз чәкәнен белә, ә менә чәкән сүзенең бизәк, матурлык мәгънәләрен аңлатуын хәтта белми дә идек. Татар Каргалысында ул сүз электән сакланып калган.
Габдулла Тукай музей комплексының бакчасына килеп керүгә шагыйрь әсәрләрендәге геройлар каршы ала. “Кәҗә белән сарык”, “Күбәләк белән бала”, “Печән базары яки Кисекбаш”… Әкренләп Тукай дөньясына атлыйсың. Тормышы Уральск белән бәйле Г.Тукай Оренбургта яшәгәнме, юкмы – бу сорау күпләрне кызыксындыр- ды. Оренбургка Г.Тукайны “Вакыт” газетасына эшләргә чакырган булганнар, әмма шагыйрь тормыш кайнап торган Казанны сайлаган.
Татарлар Оренбург өлкәсендә яшәп калган
Төшке аштан соң оренбурглылар ике төркемгә бүленделәр. Бер төркем фермер-крестьян хуҗалыкларына юл тотты, икенчесе Арчаның 6нчы мәктәбенә, Боз сараена һәм спектакль куярга район Мәдәният йортына юнәлде.
Юлда барганда машинада Татар Каргалысы авылыннан ирле-хатынлы фермерлар Гүзәл, Идел Кашаевлар белән бергә туры килдек.
– Ә ни өчен татарлар Оренбург өлкәсендә яшәп калган, артканнан–арта барган, ташлап качмаганнар, – дип сөйләшәбез. Искә төшерик: патшабикә Елизавета Петровна Указы белән Оренбург өлкәсенә 170ләп татар бае килеп урнаша. Бу урында мөселманнар авылы булырга тиеш булган. Атаклы татар сәүдәгәрләре заманында дан тоткан шул. Сәүдә тагын да киңрәк колач алган.
– Оренбург ул Европа белән Азия чигендә урнашкан, ул электән сәүдәгәрләр өчен уңайлы урын булган, – дип сөйләде юлдашларым.
Оренбургта Урал елгасы аша чыгучы җәяүлеләр күперендә шундый билге – сызык бар, сызыкның бер ягына Европа дип язылган, икенче ягына Азия диелгән.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында
Татар Каргалысы эшмәкәрләре Көтектә Дамир Шакирҗанов, Мөндештә Хәлим Гарипов крестьян-фермер хуҗалык- ларын зур кызыксыну белән карадылар. Бар да фермерларның тәвәккәл, булдыклы кешеләр булуы турында сөйли иде. Хәтта эшмәкәрлек каннарына сеңгән каргалылар да: “Савым сыерлары, терлек тоту – бик авыр хезмәт. Афәрин, егетләр! Бездә мондый зур фермер-крестьян хуҗалыгы тотучы юк ”, – дип гаҗәп- ләнүләрен белдерделәр.
– Сездә халык ни белән шөгыльләнә? – дип сорашам.
– Оренбург якын булганлыктан ир-егетләр “Зил”, “КамАЗ”ларда йөк ташый. Авылда хәзер бройлер чебиләрне күпләп асрый башладылар. Итләтә саталар. Файдасын күрәләр, – дип сөйләде Идел Кашаев.
Айванда яшелчә үстерүче Нафил Гатауллин хуҗалыгында кәбестә тулы яңа складны күреп хәйран калдылар. “Афәрин, егет! ” – дип, фермерның кулын кыстылар.
Арчада чеметеп алырлык уңай күренешләр күп
Татар Каргалысы авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәсәнов белән сөйләшәбез.
– Без күп йөрибез, аралашабыз һәм үзебезгә кирәклесен чеметеп алабыз, – диде ул. – Арчада чеметеп алырлык уңай күренешләр күп. Сездә дәүләт программалары эшли. Дәүләт программалары нигезендә күпме социаль объектлар, күп фатирлы йортлар төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән, алардан фермерларның, эшмәкәрләрнең, шәхси хуҗалыкларның файдалануы бик әйбәт. Аралашып, бер–беребездән өйрәнеп яшик. Шулай булганда гына тормыш алга барачак.
Милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, бер-беребез белән күрешеп торуга ни җитә! Татар Каргалысы театр коллективының район Мәдәният йортында халык алдында спектакль һәм концерт куюы туганлык җепләрен тагын да ныгытты. Киләсе очрашуларга кадәр!
Румия Надршина