Яңа елда яңача эшләргә

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа елда яңача эшләргә

9 гыйнварда видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика агросәнәгать комплексы яңа елны 2017 елга куелган бурычларны үтәү хисе белән башлап җибәрде, дип белдерде. Республика тулай продукция күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урында.

Әмма соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең артмавы кыенлыклар тудыра. Узган ел игенчелек продукциясенә бәяләр кимеде дә әле.

Ни генә булса да, республикада чәчүлек мәйданнары кимүгә юл куелмаячак. Министр әйтүенчә, игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлекләре җитәрлек. Аларны эзләү максатында авыл хуҗалыгы оешмаларының икътисадына тирән анализ ясаячаклар, чыгымнарны киметү, яңа технологияләр булдыру юлларын ачыклаячаклар. Минераль ашламалар узган елгы күләмдә (гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 68 килограмм) кертеләчәк.

2018 ел пар җирләрен тоташ сидеральләштерүгә күчүдә мөһим ел булачак. “Әйе, әлеге алымның нәтиҗәсен без быел күрмәячәкбез, ләкин бу алдагы еллар уңышы өчен җитди запас туплау булачак”, – диде Марат Әхмәтов. Үсемлекләрне саклауның биологик алымнарын киңрәк куллану да чыгымнарны шактый киметергә ярдәм итәчәк.

Икенче юнәлеш – сөт, ит җитештерү. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек һәм кошларны арттырып бөртекле ашлыкны үзебездә күбрәк куллану мөмкинлеге бар. Сөт терлекчелеге республикада төп җитештерү юнәлеше булды һәм шулай булып кала. Кызганыч, сөтнең сатып алу бәясе узган елгыдан 5 сумга якын түбәнрәк. Мондый чорлар булды, әмма аңа карап әлеге тармакка игътибар кимергә тиеш түгел. Чыгымнарны киметеп, җитештерүне файдалы итү юлларын эзләргә кирәк. Республикада бәяләрнең тагын да түбәнәюенә юл куймау мөмкинлекләрен эзлиләр.

– 2017 елда терлекчелек буенча куелган барлык бурычларны да үтәп бетерә алмадык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Моның төрле сәбәпләре дә бар. Март, апрель айларында яңа оешкан ун хуҗалыкка аеруча кыенга туры килде. Шулай да алар бер ай эчендә техниканы әзерләп чәчү чәчтеләр, терлек азыгы әзерләделәр, урып–җыюны төгәлли алдылар.

Яңа елда яңа максатлар куеп эшлибез. Район һәм һәр хуҗалык буенча терлекчелек тармагында үсеш планнары билгеләнде. Бурыч – 5 процент үсешкә ирешү. Моңа ирешү ансат булмаячак. Бөтен таләпләрне, технологияләрне үтәп, җитәкче, белгеч, терлекчеләрнең күңел биреп, булсынга эшләве кирәк.

2017 елда бер шартлы терлеккә 42 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Азык күп, әмма туклыклы матдәләргә ярлы. Семинар–киңәшмәләрдә аларны минераль өстәмәләр белән баету юллары күрсәтелде. Күп хуҗалыклар бозауларны яңа технология буенча асрауга күчтеләр. Югары артым алып, бозауны азрак срокта тана итеп бозаулатканда, ул сөтне дә күбрәк бирәчәк, чыгымнар да күпкә кими.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International