Гөлнара Рәшитова истәлегенә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Гөлнара Рәшитова истәлегенә

8 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә самолет фаҗигасендә һәлак булган якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры уздырылды.

Гөлнараның әтисе Айдар һәм әнисе Флера ханым да кайтты. Гөлнараның әтисе Шурадан. Ярышта күрше-тирә районнарның (Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба) һәм Нократ Аланы (Киров өлкәсе), Мари Иле шахматчылары катнаш- ты. Барысы 46 шахматчы булды. Кызганыч, безнең районнан Ленар Вахитов катнаша алмады. Аның үзенә дә күршеләрнең көчле уенчылары белән көч сынашырга кызык булыр иде. Шахматчылар арасында бер спорт мастеры, 6 спорт мастерлыгына кандидат бар иде. Шулар җиңделәр дә. Нократ Аланыннан Илдус Закиров, 9 мөмкинлектән 9 очко җыеп, 1нче урынны алды. Кукмарадан Илгиз Хаҗиев – 2нче, Казаннан Илгиз Баһаветдинов – 3нче, Сабадан Мулланур Мусин – 4нче, Сабадан Илгизәр Хәйретдинов 5нче урынны алды.

Мондый турнир районда 5нче тапкыр уздырыла. Безнең районнан Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов, Арчадан Марсель Хәлилов, Данил Рәхимов, Яңа Кенәрдән Таһир Самигуллин, Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин һ.б. шулай ук күп очко җыйдылар.

Шахматчылар, көллият ашханәсендә төшке ашны ашап, бүләкләр алып, уеннарның оештырылуын ошатып, Арчадан бик канәгать булып киттеләр.

Р. Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International