Районның иң яхшы шахматчылары

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Районның иң яхшы шахматчылары

Район шашка һәм шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов:

– “Ладья” шахмат клубында район беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда районның иң көчле шахматчылары катнашты. Арчадан юрист Ленар Вахитов район чемпионы булды. Ленар Дамирович районда шахмат буенча бердәнбер спорт мастерлыгына кандидат. Бик тыйнак кеше. Республикада үткәрелгән авыл шахматчылары арасында да 1нче урынны алды ул. Ә күптән түгел Зәйдә үткәрелгән ярышта безнең команда 4нче урынны алды.

2нче урынны Арчадан нотариус Данил Рәхимов яулады. Күп ярышларда катнаша. Елдан–ел остара бара һәм призлы урыннар ала. Яңа Кенәрдән укытучы Таһир Сәмигуллинда – 3нче күрсәткеч. Ул шулай ук яхшы уен үрнәкләре күрсәтә. Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов, Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин һәм башкаларның да шахматны оста уйнауларын әйтеп үтәсе килә. Бүләкләрне дә бу юлы район ярдәме белән мулдан эшләдек. 1нче урынга – 5 мең сум, 2нче урынга – 4 мең сум, 3нче урынга – 3 мең сум, 4нчегә – 2 мең сум һәм 5нчегә – 1 мең сум. Мондый хәлнең әле районда булганы юк иде. Районда шахматны күтәрергә кирәк. Тренерларга – яхшы хезмәт хакы һәм ярышларда җиңүчеләргә дә бүләкне кызык- тырырлык итеп бирсәң, шахмат үсәчәк.

 

Ашытбаштан шахматчы, тренер Сөләйман Галиуллин:

– “Ладья” шахмат клубында үткәрелгән әлеге очрашуда хатын-кызлар арасыннан да шахмат буенча иң көчле уенчылар билгеләнде. Алар: Ашытбаштан Нәркизә Кавиева һәм Урта Курсадан Рамилә Шаһниева. Мәктәп укучылары арасында Яңа Кенәрдән Гүзәл Төхвәтуллина, Ашытбаштан Ильяс Гатауллин, Кыснадан Илгиз Ибраһимов иң оста уенчылар дип билгеләнде. Тренерлары – Сөләйман Галиуллин. Яңа Кенәр балалар иҗат йорты һәм Ашытбаш мәктәбе спорт коллективлары иң көчлеләр дип танылды. 2017 елда шашка һәм шахмат уеннары – районда иң зур үсешкә ирешкән спорт төрләре. Республика буенча яуланган уңышлар шул турыда сөйли. Районның иң көчле спортчыларын ачыклау максатында уздырылган әлеге турнирны районның шашка һәм шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов оештырды. Иганәчесе дә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International