Язучы куаныр иде
Сикертән мәктәбендә III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды. Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.
Һава торышының тотрыксызлыгы шуларның яртысына гына язучының туган җиренә аяк басуны насыйп итте. Тик ул актанышлыларны куркытмаган, ерак араларны якын итеп килгән алар. Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә, Казаннан. Арча район мәктәпләреннән килгән укучылар белән бергәләп алар Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булып, язучының сөйләгәнен аудиотасма аша тыңлап, күңелләренә рухи байлык алып китте.
Язучының иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районкүләм укулар өч төркемдә узды: “Туган ягымның күренекле кешеләре”, “М.Мәһдиев иҗат иткән темаларның әдәбиятта бирелеше”, “Мин — авыл баласы” хикәя-тасвирлама. Укуларны мәктәп директоры Шәүкәт Сөнәгатов ачып җибәрде. Аннан укучыларга район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина уңышлар теләде. Сикертән мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективының җыр-биюле, нәфис сүзле чыгышлары катнашучыларга көч, дәрман өстәде.
Якташлары, авылдашларының бүгенге чыгышларын, үзен зурлаганнарын, әсәрләрендәге күңелле өлешләрен сәхнәдә куюларын күрсә, Мөхәммәт абый куанычыннан нишләр иде икән?! Гомере булса, үзенең булдыклы, бүгенге көндә уңышларга ирешеп яшәүче тырыш якташлары турында тагын ничаклы әсәрләр язар иде ул...
Иҗат эшләрен яклаган балаларның чыгышларын тыңлаганда, аларның язучының берәр генә әсәрен булса да укып чыкканнарына күңел сөенде. Бүгенге, татар китапларын укучы юк дип борчылган заманда, аның китапларын укыйлар, шөкер. Мөхәммәт абыйның әсәрләрен укып туеп булмый. Бер укыган әсәрен берникадәр вакыттан тагын кулыңа алсаң, тормышның әле аңлашылып бетмәгән якларын күбрәк ачкандай буласың. Язучы музеена барган саен аның турында берәр яңалык белеп кайтасың. Җитәкчесе Халидә Габидуллина да үзе сыман — гел эзләнеп, сорашып яңалык ачарга, язучының тормышыннан нинди дә булса истәлекне барларга ярата. Халидә ханым укулар барышында жюрида балаларның хезмәтен дә бәяләде.
Жюри составында “Идел” журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова да бар иде. Ул укуларга Казан мәктәбендә укучы кызын алып килгән. Эшләр якланып беткәч, үз фикерен белдерде журналист ханым: “Иҗат итүче балалар күп, шатланып утыр- дым. Арада журналда бастырырлыклары да бар, андый хезмәтләрне үзем белән алып китәм, киләчәктә “Идел” битләрендә урын алырлар”, – дип вәгъдә бирде.
Бер бүлектә жюри комиссиясе рәисе Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева иде. Аның укучысы хезмәтен “Туган ягымның күренекле кешеләре” төркемендә 1 урынлык итеп яклады. “Без, гадәттә күренекле кешеләр дип әдәбият, сәнгать әһелләрен яки югары урыннар биләүчеләрне күрергә күнеккән. Ләкин арабызда шундый булдыклы кешеләр яши – алар гел күләгәдә кала бирә. Без укучым белән авылдашыбыз Лотфулла абыйны күрсәтергә уйладык. Гади хезмәт кешесе арасыннан да күренекле шәхесләр чыга алуын дәлиллисебез килде. Өченче ел Лотфулла абыйның балаларын, оныкларын чакырып мәктәбебездә истә калырлык кичә дә уздырдык. Хезмәтләргә килгәндә, бу уңышлар балаларның укытучысы белән уртак уңышы. Чөнки бала үзе генә күләмле хезмәтләрне башкарып чыга алмый, аңа юнәлеш бирүче, ярдәм итеп җибәрүче укытучы кирәк. Мин жюри составында өченче ел да бәяләүдә катнашкан идем. Чагыштырып карасаң, үзгәрешләр күп. Балалар фәнни хезмәтнең нәрсә икәнен аңлап, гамәли хезмәткә таянып, кайберләре иптәшләре арасында сораштырулар үткәреп эшләгән. Соңгы елларда, матур әдәбият уку сүлпәнләнде. 6-7 ел элек, мин китапханәдән китап алып килсәм, әрсезләнеп, берсен-берсе уздырып укый иде укучылар. Хәзер әйткәнне укыйлар, тик үзләре кызыксынучылар бик сирәк. Андыйлар булса да, әти-әниләре яки гаиләдә китап яратучылар булса гына. 7 сыйныфка кадәр балалар китап укый, аннан, сүлпәнләнәләр”.
Мәһдиев укуларының дәрәҗәсен елдан–ел ныграк аңлый укучылар. Еш кына якташ язучылары, күренекле шәхесләр турында фәнни эшләр башкаралар. Әлеге конкурста да район һәм авылларыбыз мәктәпләре укучылары дәрәҗәле урыннар яулап, белемнәрен күрсәтте.
Аларның исемлеге белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.
Розалия Зиннәтова