Алар волейболда көчле

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Алар волейболда көчле

“Арча” спорт комплексында декабрьнең бер шимбә, якшәмбесендә – ике көн буе волейбол ярышлары булды. Беренче көнне район хатын-кыз командалары уйнаса, икенче көнне ир-атлар арасында ачык волейбол турниры үткәрелде.

Бүген сүзебез район хатын-кызлары командалары арасындагы ярыш турында булыр. Ул тантаналы шартларда башланып китте. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район волейболчылар федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев (ярышларга ул иганәчелек итте), яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләп, уңышлар теләде. Ярышта “Арча” спорт комплексы, район хакимияте, Арча педагогика көллияте, район үзәк хастаханәсе, балалар бакчасы командалары катнашты. Уеннар каты барды. Чөнки иң яхшылар җыелган иде. 40тан, 50дән узган хатын-кызларыбыз да рәхәтләнеп волейбол уйнады. Хәләл җефетләре: “Ярты йөрәк бетте”, – дия- дия җанатып карадылар. Балалар бакчалары җыелма командасында 2нче, 9нчы, 11нче бакча тәрбиячеләре уйнады. Озын буйлы волейболчылар әллә каян күзгә ташлана. Арчаның 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Шаһиеваның буй-сынына сокланып: “Буегыз күпме?” – дип сорыйм. “174 см, – дип җавап бирде Алсу. – Озын буй волейболда сикереп тупны бәрү өчен бик әйбәт. Арча педагогика көллиятендә укыганда волейболны бик каты уйнадык”. Шушы ук 9нчы балалар бакчасында эшләүче Лилия Гәрәева: “Арчаның 7нче мәктәбендә 9 сыйныфта укыганда физкультура укытучысы Булат Гәрәев безне, туп белән ничек уйнавыбызга карап, волейболга сайлап алды. Шуннан бирле волейболда”.

Район үзәк хастаханәсе командасы уенына сокланып карап тордым. Роза Шәйхиева, Гөлфия Никитина, Рәсимә Кәлимуллина, Зилә Шакирҗанова, Айгөл Фазылова, Ландыш Гыйләҗева, афәрин, матур уйнадылар! Казанда туып-үскән Роза ханым Шәйхиева: “4 сыйныфтан волейбол түгәрәгенә йөри башлаган кеше мин, – дип сөйләде. – Казан медицина институтында укыганда да ярышларга йөри идек. Гомер буе волейбол уйныйм. Җиңүләр дә күп булды”.

– 50не тутырам инде, әле һаман волейбол уйныйбыз, – дип сүзгә кушылды Рәсимә Кәлимуллина. – Арчаның 2нче мәктәбендә 5 сыйныфта укыганда волейбол түгәрәгенә йөри башладым. Атаклы волейболчы Валерий Иванович бездән чын волейболчы ясады. Югары сыйныфларда укыганда республика ярышларында беренчелек бездә булды”.

Арча педагогика көллияте командасы уенын күзәтүчеләр: “Болар җиңәчәк!” – дигән бәяне бирделәр. Тренерлары Мөдәрис Гарипов тыныч күренә. Күрәсең, җиңүгә ышанычы зур.

– Республикада урта уку йортлары арасында 1нче урынны алдык, – дип сөйләде ул әлеге команда турында. – Соңгы елларда хатын-кызлар арасында район беренчелегенә 1нче чемпионат бу. Соңгысы 2001 елда булдымы икән? Волейбол ул үзара иптәшлекне ныгыта торган бик хәрәкәтчән, секундлар эчендә хәл ителә торган уен. Хис-тойгылар белән уйнала. Хис-тойгылар бетте икән – оттырасың.

Команданың иң оста уенчысы Айгизә Зарипова:

– Арча педагогика көллиятенең 3нче курсында укыйм, – дип таныштырды үзе белән. – Биектаудан. Музыка укытучысы булып эшләячәкмен. Волейболны бик яратам. Җиңүләргә бәлки буемның озын булуы да ярдәм итәдер...

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: Арча педагогика көллияте – 1нче, “Арча” спорт комплексы – 2нче, район үзәк хастаханәсе командасы 3нче урынны алды. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, бүләкләр бирелде. Командаларның берсе дә бүләксез калмады. Ахырдан бергәләп бүләккә бирелгән торт белән чәй эчүгә ни җитә! Алда мондый очрашулар ешрак булыр, дип ышанасы килә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International