Халыкка саннар түгел, нәтиҗә кирәк

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Халыкка саннар түгел, нәтиҗә кирәк

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең 2017 елга оператив-хезмәт күрсәтү эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район хакимиятенең актлар залында үткән зур киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район прокуроры Ринат Ситдыйков, район суды рәисе Наил Сөнгатуллин, тикшерү бүлеге җитәкчесе Эдуард Закиров катнашты. Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев хисап доклады белән чыкты.

– Без бүген 2017 елда нәрсә эшләдек, нәрсәне эшли алмадык, 2018 елда нәрсәгә аеруча басым ясарга – менә шул хакта сөйләшергә җыелдык, – дип башлады ул сүзен. – Гомумән алганда, ел уңышлы тәмамланды, күрсәткечләр канәгатьләндерә. Районда бездән башка бер чара да оештырылмый. Аларның тыныч үтүе – безнең хезмәтебез нәтиҗәсе. Монысы уңай күрсәткеч. Узган ел авыр җинаять белән тәмамланды, бу ел ике шундый җинаять белән башланды – монысы күңелле күренеш түгел.

Әнә шундый тынгысыз полиция хезмәткәрләре хезмәте. Кеше ял итә, алар эштә, башкалар бәйрәмдә, алар шуларның тынычлыгын сак-лый. Узган ел бердәм система “Глонас” аша 3762 гариза теркәлгән. 2016 ел белән чагыштырганда 15 процентка кимегән.

– Районда оператив хәл канәгатьләнерлек дигәнне аңлата бу, – диде Айдар Баһавиев. – Ләкин сан ягыннан кимеп калмасын, сыйфат та күтәрелсен иде. 12 айда 262 җинаять теркәлгән. Бу сан 2016 елга караганда 16,8 процентка кимрәк. Чагыштыру өчен: 460–500гә җиткән еллар да булган. 41 җинаять ачылмады (2016 елда 60 иде). Менә шуңа игътибарны юнәлтәсе килә. Мошенниклык бик күп бездә. Авито аша сату-алу, банк картасы аша акча күчерү, пин-кодны ачып салу, кәрәзле телефон аша читтән торып аралашу... Декабрь аенда гына да шундый җиде җинаять эше ачылды. Күбрәк сөйләгән, аңлату эшләре алып барган, язган саен кармакка күбрәк эләгәләр. Тиз арада бушка күп итеп акча эшләргә телиләр. Өлкәннәр түгел, 20-30 яшьлекләр, белемлеләр. Андый җинаятьләр Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Балык Бистәсе, Баулы якларында, хәтта Кукмара районында да юк. Аларны ачу бик кыен. Чөнки мошенниклар интернет аша эшләп утыралар. Кайчак чит төбәкләргә чыгып китәргә туры килә. Безнең иң авырткан җир менә шул.

Балигъ булмаганнар тарафыннан узган ел бер җинаять тә кылынмаган. Бу профилактик эшнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуын күрсәтә. ЮХИДИ өлкәсендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары кимү ягында. Бүлек җитәкчесе шулар хакында да җиткерде, терроризм, экстремизмга каршы көн саен эшләргә кирәклеген әйтте, коррупция, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәклеген белдерде.

– Халык үзенә куркыныч янамаганын тойсын, кешеләр балалары, тормышлары өчен тыныч булсыннар, – диде ул чыгышын тәмамлап. – Халыкка саннар кирәкми, алар бездән нәтиҗә көтә.

Киңәшмәдә подразделение җитәкчеләре, прокурор, судья, тикшерү бүлеге җитәкчесе чыгыш ясадылар, теләкләрен, фикерләрен белдерделәр, киңәшләрен җиткерделәр.

– Һәрберебезнең үз эше. Авыр да, мәшәкатьле дә. Ә сез закон, хокук тәртибен саклыйсыз. Участок инспекторларының хезмәте бик авыр. Авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Алар сезнең зур ярдәмчегез булачак. Халык сездән курыкмасын, танып белсен, ихтирам итсен, – диде йомгак ясап Любовь Осина.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International