Афәрин, укытучылар!

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Афәрин, укытучылар!

Конкурс башланыр алдыннан Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Наҗия Хөсәенованың хәлләрен сорашам. “Урта Бирәзәдән, – дип сөйләде ул үзе турында. – Арчаның 3нче мәктәбендә, 5нче гимназиядә укыттым. Арчаның яңа мәктәбе ачылгач, класс белән 6нчы мәктәпкә күчтек. Юл уңае гына, йөрергә дә җайлы”. “Дулкынланасызмы?” – дип сорыйм. Хәер, сорамасам да билгеле, дулкынланалар...

Кайвакыт миндә, укытучыларның балаларга белем бирергә вакытлары каламы икән, дигән сорау туа. Хәзер таләп зур. Төрле конкурсларда катнашырга кирәк. Укыткан балаларыңның да җиңүләре булса яхшы. Алар үзләре дә кәгазь эшенә батып беттек, диләр. Алай ук кирәкме икән?! Югыйсә, укытучыларның төп бурычы балаларга белем бирү, авыррак балалар белән дәрестән соң алып калып эшләү. Декабрь азагында булып үткән бәйге – “Ел укытучысы – 2017” конкурсына да күпме әзерләнгәннәр! Укытучыларга “Афәрин!” диясе генә кала.

Финалда барысы 17 укытучы катнашты. Ә барысы 65 булганнар. Конкурсантлар сәхнәдә үз-үзләре белән таныштырдылар. Тест сорауларына җавап бирделәр. Осталык дәресе күрсәттеләр. Рәхмәт, берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышларны карарга насыйп булды. Әнә, Курса Разъезды мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирек Сафинның өч теләге бар: эстрада йолдызы, телевидение тапшырулары алып баручы, герой булу. Нәрсә әле ул сансыз балалар белән интексен! Эстрада йолдызы булачак ул! Акчаны көрәп алачак, тормышы да рәхәттә үтәчәк. Әмма! Юк шул, Ирекне инде, яшь кенә булса да, укытучы һөнәре үзенә бөтереп алган. Кирәкми аңа артист тормышы, ул укытучы булуы, әнә шул ерык авызлы, шук балалар янында булуы, аларга белем бирүе белән бәхетле. Бәйгенең беренче өлешендә Ирек Сафин үзе белән таныштырганда әнә шул мәгънәне бирергә тырышты.

– 25 яшь, – дип сөйләде ул үзе турында. – Курса Разъезды мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогика көллиятенә укырга кердем. Аннан соң югары белем алдым. Инглиз теленә мәхәббәтне укытучым Резедә апа Солтанова бирде. Рәхмәт аңа. 4ел ярым балаларга инглиз теле укытам. Хезмәтемне бик яратам. Алга таба да туган авылымда эшләргә уйлыйм.

Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Наҗия Хөсәенова: “Укытучы булу өчен укытучы булып туарга кирәк”, – дип хак әйтә. Шулай булганда гына эшеңне яратасың һәм, әлбәттә, балалар да сине якын күрә.

Укытучылар әзерләгән ачык дәресләрдә утырасы, укыйсы килеп китә...

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. 1 урын – Курса Разъездыннан инглиз теле укытучысы Ирек Сафин, 2 урын – Иске Чүриле мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Һидиятуллина, 3нче урын – Арчаның 1нче мәктәбе музыка укытучысы Татьяна Кинозерова. Татар теле укытучылары арасында 1 урын – Арчаның 5нче гимназиясеннән Эльмира Газизова, 2 урын – Наласа мәктәбеннән Гөлназ Шаһисламова, 3 урын – Арча 2нче мәктәбеннән Гөлнара Мөбарәкшина. 11 укытучы төрле номинацияләр буенча җиңү яулады.

Бәйгедә 2нче урынны алган Иске Чүриле башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Һидиятуллина:

– 2нче урынны алырмын дип көтмәгән идем, – ди. – Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Конкурска әзерләнергә вакыт кирәк. Азрак йокларга туры килде инде. Быел 3нче сыйныфны укытам. 15 бала. Олимпиадаларда катнашабыз. Казанга олимпиада үзәгенә команда белән дә бардык. 2нче урынны алып кайттык. Ә мондый конкурслар тәҗрибә туп- лар өчен кирәк. Осталык дәресләрендә үзеңә күпме мәгълүмат туп- лыйсың!

 Афәрин, укытучылар!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International