Алар күпне күргән

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Алар күпне күргән

7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.

Кафия Сафиулла кызы Көек авылында ишле гаиләдә туа. Әнисе бер- үзе биш бала тәрбияли. Әтиләре сугышка киткәндә иң кечеләре Василның туганына җиде көн генә була. Әнисе хәрби комиссариатка кадәр аны күтәреп озата килә.

Кафия башлангыч мәктәпне тәмамлауга колхозга эшкә чыга. Урман кисә, лобогрейка белән иген ура. 1947 елда кияүгә чыга, аерылышкач улы Наилне алып туган авылына кайта. 1953 елда Арчага күчеп килә, пекарняга эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы камыр баса. Энесе – Васил белән улы Наил озак еллар машина белән кибетләргә ипи ташыдылар.

Кафия әби улы Наил, килене Нәсимә белән матур гомер кичерә, кадер-хөрмәттә яши.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International