10 гыйнварда Казанда «Раштуа әкияте» VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
«Фортепиано. Аерым башкару» номинациясендә Азалия Шиһабиева II дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы);
«Эстрада җыры» номинациясендә Мәдинә Галәүтдинова – I дәрәҗә дипломант исемен яулады (җитәкчесе Сабирова Гөлнара Барый кызы).
Җиңүегез белән котлап, яңа иҗади уңышлар телибез.