8 гыйнварда Казанда «Кышкы палитра» республика балалар сәнгать иҗаты бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары да актив катнашты. «Рәсем» номинациясендә Эльвина Ризванова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, Диләрә Гайнетдинова катнашучы дипломы белән бүләкләнде (укытучылары Фәтхуллина Раилә Динулла кызы).
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!