Җитәкчеләрдән күчтәнәч

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Җитәкчеләрдән күчтәнәч

Яңа ел алдыннан Лесхоз клубы хезмәткәрләре авылдашларына зур күчтәнәч әзерләде. Төгәлрәге, алар кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне оештырып, халык хозурына ирештерүчеләр ролендә булды.

Сәхнәдә, зәңгәр экраннар аша таныш якташыбыз, Түбән Оры егете Илфат Фәйзрахманов. Ул да бирегә кунак булып килгән дә, бәйрәмне алып бару миссиясен үз өстенә алган икән. Бәйрәм хакында туган авылында күршеләренә кунакка килеп йөрүче Лилия һәм Фаил Шәвәлиевлардан ишеткән (ә Лилия ханым Лесхоз клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли).

Сәхнәгә бер-бер артлы шушы җирлектә туып–үсеп, бүгенге көндә җитәкче вазыйфаларын башкаручы, шулай ук гомерләрен шушы җирлеккә хезмәт итүгә багышлаган, авыл халкы алдында ихтирам казанган якташлар күтәрелә: Лесхоз килене, мәдәният йорты директоры Мөнирә Абдуллина, Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин, мәктәп директоры Васил Шакиров, Үрнәк балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова, Үрнәк янгынга каршы көрәш посты җитәкчесе Илдар Солтанов, Татарстан почта берләшмәсенең Үрнәк филиалы җитәкчесе Райлә һәм Сурнар урманчылыгы җитәкчесе Юрий Николаевлар, Арча агросәнәгать көллияте җитәкчесе Илнур Котдусов, шушы җирлеккә кергән Иске Төрнәле егете, авыл җирлеге башлыгы урынбасары  Фәнис Тимашев, Алга Көектә туып–үскән, бүгенге көндә Арча Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов. Алар хезмәтләренең авыр- лыгын шулкадәр җиңел итеп юмор хисе белән тасвирлап бирә, әйтерсең бар хезмәт тә җиңел. Әнә шул авырлыкларны бераз уен-көлкеле булып күтәрә белү хезмәтне җиңеләйтәдер дә.

Җитәкчеләрнең күч- тәнәче һәркемнең күңеленә хуш килә торган булды – алар җыр алып килгән. Илнур Котдусов тамашачылар игътибарына моңнарын үзе җиткерсә, башка кунаклар моң тулы күңелле якын дуслары, туганнары аша ирештерде.

Районда “Җитәкчеләр күчтәнәче”ннән тәүге тапкыр үрнәкләр “авыз итте”. Тик башлангычның киләчәге өметле булуына шик юк. “Мондый бәйрәм оештыру фикерен авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы тәкъдим итте. Узган ел ук күңелдә бөреләнгән ниятне ниһаять быел тормышка ашыруга ирештек”, – дип Мөнирә ханым, кырык эшен кырык якка куеп очрашуга килгән, өстәвенә күчтәнәч алып килгән җитәкчеләргә рәхмәтен дә җиткерде.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International