Җиңүчеләр билгеләнде.
Яңа бәйге игълан ителде2018 елның 13 гыйнварына кадәр “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында “Безгә Яңа ел килә” дигән бәйге үткәрелде. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Укучыларыбыз актив катнашты, хәтта беренче ике урын өчен чын көрәш барды.
Ниһаять, җиңүчесе билгеле булды. Беренче урынны, 2887 тавыш җыеп, Данир Минзин яулады. Икенче урынга 2864 тавыш белән Айзилә Ибраһимова чыкты. Өченче урында Камил Сафин. Аның 404 тавыш. Җиңүчеләргә бүләкләрне “Реванш” кибете хуҗасы, шәхси эшмәкәр Назыйм Сибагатов әзерләде.
“Безгә Яңа ел килә” бәйгесенең төп җиңүчесе Яңа Иябаштан өч яшьлек Данир Минзин көттермәде, бүләк алырга бик тиз килеп җитте. Үзе генә түгел, әлбәттә, Лениногорскидан махсус оныгын күрергә кайткан Фәридә әбисе һәм Чулпан апасы белән.
– Бу арада эш бик каты булды, – ди Чулпан көлеп. – Көне буе компьютер яныннан китмәдек инде. Моңарчы белмәгән кешеләр белән танышып беттек, аралашып киттек. Данирны җиңдерәсе килде. Беренче зур җиңүе бит ул аның. Безнең Данир өчен тавыш биргәннәрнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез.
“Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин нәни җиңүче Данир Минзинга “Реванш” кибете хуҗасы, шәхси эшмәкәр Назыйм Сибагатов әзерләгән сертификатны тапшырды. Данир апасы һәм әбисе белән шунда ук кибеткә дә китте. Бераздан Чулпан Данирны кибеттә төшереп, безгә фоторәсем дә юллады. Аның кулында бик матур уенчык иде.
Икенче көнне редакциягә икенче җиңүчебез Айзилә Ибраһимова килде. Ул да үзе генә түгел, әтисе Алмаз белән. Айзиләгә әле яшь ярым гына икән.
– Без үзебез Яңа Кенәр ягыннан, әмма Арчада яшибез, – диде Алмаз. – Быел Айзилә өчен чын Яңа ел булды. Әнисе Алия белән бергәләп чыршы бизәделәр. Шуның янында фотога төшереп алды да инде аны Алия. Кыш бабай күчтәнәчләр алып килде. Бәйгедә җиңдек. Бөтен дуслар, әби–бабайларның дуслары, хезмәттәшләре, танышлар тавыш бирде. Рәхмәт аларга.
Айзиләгә бүләкне бүлек мөхәррире Ильяс Фәттахов тапшырды. Айзилә дә “Реванш” кибете хуҗасы, шәхси эшмәкәр Назыйм Сибагатов әзерләгән сертификатка ия булды.
– Сертификатка алынган әйберләр – уенчык йорт кош–кортлары һәм суда йөзә торган жилет. Рәхмәт сезгә. Айзиләнең бик тә күңеле булды, – дип соңыннан Алмаз хәбәр һәм фоторәсемнәр юллады.
Өченче урынны яулаган Камил Сафинның әнисе белән телефон аша элемтәгә чыктык. Безнең Камилебез Казан егете икән бит. Яшь тә 10 ай үзенә.
– Әтисе Ралиф Яңасаланыкы. Мин үзем Казан кызы. Казанда яшибез, – диде әнисе Миләүшә. – Ипподромга баргач Кыш бабай белән Кар кызы янында төштек. Камил бәйге турында аңларлык яшьтә булмаса да, фотосын җибәрергә булдым. Үскәч: “Менә бәйгедә җиңеп алган бүләгең”, – дип күрсәтербез үзенә.
Әти–әни үзе турында уйламый, балалары уңыш казанса, ул инә очы кадәр генә булса да, шуңа фил откандай сөенә. Нишлисең, алар шулай яратыладыр, күрәсең.
Камилне дә редакциябездә көтеп калабыз.
Гөлсинә Зәкиева
Хөрмәтле сайтыбыз белән танышып баручылар!
Сезнең игътибарга яңа бәйге тәкъдим итәбез. Аны без гашыйклар көне якынлашу уңаеннан шуңа багышларга булдык һәм “Син – минеке, мин – синеке” дип атадык.
Гашыйклар, гаиләлеләр! Парлашып төшкән фотоларыгызны безгә юллагыз. Өйдәме, табын янында, табигатьтәме, туй, юбилей фотосымы һәм башкалар – үзегез иң оригиналь, матур дип тапканнарын arvestnik@yandex.ru электрон почтасына җибәрегез, телефон номерларыгызны да күрсәтегез .
Бу бәйгедә яшьләр генә түгел, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә катнашса иде. Чөнки мәхәббәт яшьне сорап килми.
Бәйге 12 гыйнвардан башланып, 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Изге Вәли көнендә аңа нәтиҗә чыгарылачак. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә.
Вакыт күп түгел, шуңа фотоларыгызны җибәреп, тавыш җыярга ашыгыгыз. Җиңүчеләрне иганәчедән бүләкләр көтә. Әйдәгез, бергә булыйк.