“Бүләкләр яңгыры” яуды
Вакыт ничек сизелмичә үтә. Әле кайчан гына яңа елга аяк баскан идек, шул арада озакка сузылган каникуллар, бәйрәмнәр белән беренче аеның яртысы үтеп тә китте. Узган шимбәдә искечә Яңа елны да каршы алдык. Һәрвакыттагыча ул стадионда үзәк чыршы янында үтте, бүләкләргә бик юмарт һәм бай булды.
Яңа ел кичендә үзе үк урамга дәшеп тора торган рәхәт, җылы һава булса, искечә Яңа елда куырып китерә торган салкын иде. Шуңа да карамастан, стадионда бәйрәм гөрләде. Салкыннан курыкмыйча күңел ачарга төшкән тамашачыларны җилкендереп, бәйрәм рухы өстәп Арча һәм Хәсәншәех мәдәният йортлары үзешчәннәре сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов халыкны Яңа ел белән котлады, яңа елда бары тик яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет–шатлыклар теләде. Аннан “бүләкләр яңгыры” башланды. Аларга халыкта Яңа ел кәефе тудырган, тирә–юньне аллы–гөлле утларга күмгән, төрле кар фигуралары ясаганнар лаек булды.
Стадион быел искиткеч иде. Капкасыннан килеп керүгә үзеңне тылсым дөньясында итеп тоясың, йөзләрдә үзеннән–үзе елмаю хасил була. Ә мәһабәт чыршы шушы матурлыкны тагын да баета, ямьләндереп җибәрә. Без шул матурлыкны гына күрәбез. Ә аңа күпме хезмәт, көч кергән бит. Шушы сихри тылсымлыкны тудырган “Жилкомбытсервис» (җитәкчесе Альберт Хәкимов), “Энергосервис” (Рамил Әхмәтгалиев), “Эталонстрой” (Булат һәм Ленар Гыйльфановлар) ширкәтләре җитәкчеләренә истәлек дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды.
Стадион гына түгел, шәһәребез бизәлеше дә искитәрлек. Оешма, предприятиеләр тирә–юньнәре утлар патшалыгына чумды. Кайбер оешмаларныкы аеруча матур иде. Моңа жюри әгъзалары да игътибар итми калмаган. Территория янын бизәүгә “Водоканал–Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев), район электр челтәре (Нияз Нурмөхәммәтов), “Идарәче компания” ширкәте (Илдус Әһлиев) аеруча зур игътибар биргән иде. “Татавтодор”ның Арча филиалы (Альберт Сафиев), ЗУЭС (Рафил Хисамиев) та территория бизәлешенә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Социаль объектлар, мәктәп, балалар бакчалары территорияләре турында әйтеп тә торасы юк. Кар бабай, Кар кызыннан башлап нинди генә әкият геройлары урын алмаган. Аларны иҗат итүгә хезмәткәрләр, балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата–аналарның да хезмәте кергән. Кайсысын алма, тирә–юнендә әкияти гүзәллек. Тик бәйге булгач, җиңүчеләрне билгеләми булмый. Социаль объектлар арасында беренче урынны “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Рифкать Камалетдинов), икенче урынны агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы (Роберт Һидиятуллин), өченче урынны Арча балалар сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), мәктәпләр арасында беренче урынны алтынчы мәктәп (Рамил Мөхәммәтьяров), икенче урынны беренче (Эльмира Сафина) һәм икенче (Гөлназ Гыйниятуллина) мәктәп-
ләр, өченче урынны бишенче гимназия (Фатыйх Хәкимуллин), балалар бакчалары арасында беренче урынны 11нче балалар бакчасы (Айгөл Зөбәерова), икенче урынны 9нчы балалар бакчасы (Эльвира Мостафина), өченче урынны беренче балалар бакчасы (Лиана Сөләйманова) яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Шәһәрнең бизәлешенә территориаль жәмәгатьчелек үзидарәләре дә үз өлешләрен керткән. “Питомник”, “Көнбатыш”, “Үзәк” территориаль жәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләре Ибраһим Сабиров, Ирек Минзин, Рәмзия Хәмидуллина да бүләкләү өчен сәхнәгә чакырылды. Исхакый урамында яшәүче Ринат Фәйзрахманов, Энергетиклар урамы, 14 йортның 2 фатиры хуҗасы Мансур Абдрахманов гаиләләре үзләре яшәгән йортлары территорияләрен матур кар сыннары белән бизәп куйганнар. Алар да бүләккә ия булдылар.
Монысы шәһәрдә. Авыл җирлекләре, мәктәпләре, мәдәният учреждениеләре, балалар бакчалары да бу бәйгедән читтә калмаган. Авыл мәктәпләре арасында беренче урын Казанбаш мәктәбенә (Айдар Сафиуллин), икенче урын Курса–Почмак мәктәбенә (Нурзилә Сабирҗанова), өченче урын Яңа Кырлай мәктәбенә (Энҗе Минҗанова) бирелде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Актив катнашкан Яңа Кенәр, Лесхоз, Пөшәңгәр мәктәпләре билгеләп үтелде.
Балалар бакчалары арасында Иске Ашыт (Айгөл Нигъмәтҗанова), Шушмабаш (Гөлназ Хәлиуллина), Наласа (Гөлназ Абдрахманова) шушы эзлеклелектә урыннар яуладылар. Божа, Күпербаш, Сикертән балалар бакчалары коллективларына активлык- лары өчен рәхмәт җиткерелде.
Клублар арасында Урта Курса мәдәният йорты (Равия Гатауллина), Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк (Марат Котдусов), Шекә клубы (Люция Абдуллина) иң яхшылар дип табылды, Ташкичү, Сөрде, Шушмабаш мәдәният йортлары коллективларына активлыклары өчен рәхмәт белдерелде.
Территория бизәлешенә зур өлеш керткән Урта Аты, Урта Курса, Апаз, Иске Кырлай, Яңа Кырлай авыл җирлекләре башлыклары Резеда Батталова, Рәмзия Вафина, Ренат Садыйков, Фәргать Сираҗетдинов, Газинур Сәфәров та бүләк алу өчен сәхнәгә күтәрелде.
Арча стадионында кардан сыннар ясап, тулы бер патшалык тудыручылар да бүләксез калмады. Менә алар: Яңа Кенәр интернат мәктәбе (Ленар Вәлиев), балалар сәнгать мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы, Иске Чүриле авыл җирлеге (Гөлнара Заһидуллина), Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (Лилия Фазылова), “Казан арты” тарих–этнография музее (Радик Яруллин), Арча район Мәдәният йорты (Айрат Нурьязанов). Алар гына түгел, Укучылар сарае, Кәче, Урта Курса, Шушмабаш, Яңа Кенәр, Наласа, Түбән Мәтәскә, Арчаның 1,2,6,7 мәктәпләре, бишенче гимназия, агросәнәгать көллияте коллективлары да бу эшкә зур өлеш керткән.
Үзәк чыршыны ачу тантанасында “Карнавал төне”ндә катнашкан коллективларга да – Арчаның 1,2,6,7 мәктәпләре, 5нче гимназия, сәнгать мәктәбе, педагогика көллияте, гуманитар–техник техникум, үзәкләштерелгән китапханәләр сис- темасы, “Казан арты” тарих–этнография музее, халыкны социаль яклау бүлеге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, район Мәдәният йорты – халыкка яңа ел кәефе бүләк иткән өчен бүләкләр тапшырылды.
Быел Яңа ел каникулларында күңел ачу, спорт чаралары күп булды, балаларга бик күп мөмкинлекләр тудырылды. “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы эшләде. Чараларны оештыручылар да – балалар бакчалары коллективы, Укучылар сарае, сәнгать, спорт мәктәпләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре лаеклы рәвештә бүләкләргә ия булды. Бүләкләрне Рөстәм Касыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният, мәгариф идарәләре җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Алмаз Ибраһимов тапшырды.
Бәйрәм Ашытбаш, Штерә үзешчәннәренең сәхнәләштерелгән күренешләре, концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан салют булды.
Искечә Яңа елны каршы алуны оештыруга нык әзерләнгәннәр, сүз дә юк. Бүләкләр дә мулдан булды. Әмма бәйрәм өмет итеп төшкән халык- ка салкында сәгатьләр буе бүләк тапшыруны күзәтеп тору кызык булды микән? Менә монда уйланыр урын бар.
Гөлсинә Зәкиева