Кемгә бәйрәм, кемгә... яки каникуллар ничек узды?

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Кемгә бәйрәм, кемгә... яки каникуллар ничек узды?

Яңа ел каникуллары матур бәйрәмнәре, күңел ачу чаралары белән сизелмичә дә үтеп китте. Истәлекле вакыйгалары да күп булды. Шуларның берсенә генә тукталыйк әле. Корайван авылыннан Рузилә һәм Азат Фәттаховлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килгән. Дүртенче бала табу бу авыл тарихында күптәннән булмаган. Рузилә Азатка әнә шундый Яңа ел бүләге ясаган.

Ә менә район буенча алганда, үлүчеләр саны туучыларны узып киткән. 2017 елда 420 бала теркәлсә, 664 кеше үлгән. “Балалар санының аз булуы үзебезнең бала табу йортында төзекләндерү эшләре баруы белән бәйле”, – диделәр безгә Арчаның ЗАГС бүлегендә.

Күңел көр, тыныч булганнар өчен эш көннәре дә бәйрәм кебек. Ә менә борчу–хәсрәт килеп “якаңнан тотса”, бәйрәм дә күренми. Каникуллар үзләре ничек үтте соң? Тынычмы, әллә...? Бу сорауга җавап эзләп без Россия Эчке эшләр бүлегенең Арча районы буенча бүлеге белән элемтәгә кердек. Полиция хезмәткәрләре өчен бәйрәм дә, ял да юк. Алар һәрчак сафта, кешеләр бәйрәм иткәндә аларның тынычлыгын саклый. Башка елларда: “Бик тыныч үтте. Бернинди күңелсезлекләр булмады”, – дип шатланып җавап бирәләр иде. Быел аннан алган мәгълүматлар сөендермәде. Кемгә бәйрәм, кемгә күз яше, дип менә шушы урында әйтергә кирәктер. Яңа еллар күңелсез очраклар белән башланып китте. 1 гыйнварда көндезге беренче яртылар тирәсендә хастаханәгә Иске Кенәр авылыннан төрле тән җәрәхәтләре алган бер хатын–кызны алып киләләр. Яңа ел бәйрәмендә бергәләп эчкәннән соң ир белән хатын арасында тавыш чыккан. 58 яшьлек исерек ир кулына беренче эләккән әйбер белән хатынын кыйнаган. Хатын 2 гыйнвар көнне көндез хирургия бүлегендә алган травмалардан вафат булган.

3 гыйнварда Күлтәстә бер ир–атның үле гәүдәсен табып алганнар. Тикшерү барышында аның шушы авыл кешесе тарафыннан кыйнап үтерелүе турында билгеле булган.

Искечә Яңа елны каршы алган төндә Төбәк–Чокырча кешесе Түбән Аты егетен чәнчеп үтергән. Монда да икесе арасында низаг чыккан һәм ахыр чиктә ул шулай күңелсез тәмамланган.

Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина белән дә элемтәгә кердек.

– Балигъ булмаганнар тарафыннан җинаятьләр күзәтелмәде. Шулай да күңелсезлекләр килеп чыкты, – диде ул. – Яңа елга кадәр ике бала петарда шартлатып кулларын пешерделәр. Аннан стадионда таудан шуып балалар тарафыннан төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган 6 очрак теркәлде.

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Альберт Сабировтан 20 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр күпме юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы теркәлүе белән кызыксындык.

– Бу көннәрдә 870 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы булды. Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 10 кеше теркәлде. Аларга 30 мең сум штраф һәм ел ярым-ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукы биргән танык-

лыксыз калу яный. 21 җәяүлегә, 29 җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт белән идарә итүчегә беркетмә төзелде. Шулай ук пычрак машина номерлары белән йөргән – 141, балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән – 17, куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән – 161, рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага узарга чыккан 26 очрак теркәлде, – диде Альберт Сабиров.

Моннан тыш, 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Дөрес, аларда транспортка гына зыян килгән. Ә менә ике очрак күңелсез тәмамланган. Түбән Мәтәскә күпере янында җиңел машина белән “КамАЗ” бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина белән идарә итүче әле дә хастаханәдә авыр хәлдә ята. Балык хуҗалыгы янында җиңел машина велосипедчыны бәрдергән. “Сәбәбе – велосипедчының киемендә караңгыда йөрү өчен яктылык кайтаручы элементның булмавы. Машина шоферы аны абайлап бетерми һәм бу очрак аяныч тәмамлана. Велосипедчы аяклары сынып хастаханәдә дәвалана”, – диде Альберт Сабиров.

Ә янгын күзәтчелеге инспекторы Антон Сотовның җавабы шатландырды. “Бәйрәм вакытларында районда янгын очраклары булмады”, – диде ул.

2018 ел матур вакыйгаларга гына бай булсын, һәр туган көн безне сөендереп торсын иде. Барыбыз да сау–сәламәт булыйк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International