Укулар узды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Укулар узды

Билгеле булганча, быел 18 мартта Россия Президентын сайлаячакбыз. Бу көннәрдә Татарстанда территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар башланып китте. Аларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештыра.

17 гыйнварда Арча Мәдәният йортында да шундый семинар үтте. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова катнашты.

– Бу – эшлекле, ихтыярый уеннар, практик эшләр белән үрелеп бара торган киңәшмә, закончалыкка кергән үзгәрешләр белән танышу, – диде Любовь Осина. – Һәр сайлаулар катлаулы уза. Болары аеруча. Алар закон нигезендә, тыныч шартларда үтәргә тиеш. Соңгы очрашу булмас әле бу.

– Сайлауларга әзерлекнең актив фазасына кердек. Чыннан да, алар җитди тышкы һәм эчке факторлар тәэсирендә үтә. Закончалыкка әһәмиятле үзгәреш- ләр кертелгән. Республикада сайлау комиссияләрендә 21 мең кеше бар. Барысының да бу өлкәдә белеме булса ышанычлы, – диде Надежда Петровна һәм закончалыктагы үзгәрешләр белән таныштырды.

Сайлауларга әзерлек ике этапта уза. Беренчесе 1 февральгә кадәр.Вакытлы матбугат битләрендә мәгълүматлар языла, радио, телевидение аша аудио, видео язмалар бирелеп барыла. Законга кергән үзгәрешләрнең берсе дә шул.

Икенче этап 1 февральдән башлана. Монысы инде вакытлыча матбугат чаралары аша гына түгел, кешеләрнең яшәгән урыннарына барып мәгълүмат тарату, плакатлар элү һәм башкалар. Сайлау комиссияләре үз эшчәнлекләрен сайлауларга 30 көн кала (элек 21 һәм 10 көн иде) башлап җибәрәләр. Беренче 10 көнендә бары тик мәгълүмат тарату белән генә шөгыльләнәләр.

“Мобиль сайлаучылар”га – чираттагы ялда, командировкада булганнарга, теркәлү урыны (прописка) буенча яшәмәүчеләргә игътибар аеруча зур булачак. Сайлаучы үзенә уңайлы урында сайласын өчен аңа 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр дәүләт хезмәте сайтында онлайн–гариза, күпфункцияле үзәктә яки территория сайлау комиссиясендә, ә 25 февральдән кайсы да булса участок комиссиясендә гариза тутырырга кирәк. Авырып китсәләр, сайлау участогына килә алмасалар, өйләренә барып гариза яздырырга туры киләчәк.

Элек сайлаулар барышын күзәтүчеләрне 3 көн алдан билгелиләр иде. Бу юлы андый әйбер булмаячак. Алар бер көндә барлык сайлау участокларына да йөреп чыга алачак. Татарстан Республикасының Җәмәгатьчелек палатасы да күзәтүчеләр билгеләячәк.

(Ахыры 2нче биттә).

(Ахыры. Башы 1нче биттә).

КОИБ (сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү) турында да сүз булды. Безнең районда бер урында – Арча педагогика көллиятендә булачак. Махсус урна куела, андагы бюллетеньнәр автомат рәвештә санала һәм нәтиҗә чыгарыла. Моннан тыш скан җайланма бюллетеньнең шушы сайлау участогына туры килүен билгеләргә мөмкинлек бирә, башка сайлау участогыныкы булса, санамый. Һәм аңа бюллетеньнәрне берәмләп кенә салып булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләрен бернинди хакер да ватып юкка чыгара алмаячак. Чөнки комплекс Интернетка тоташтырылмаган.

КЭГ (электрон тавыш бирү комплексы) да районда биш урында (Апаз, Наласа, Яңа Кишет, Түбән Аты, Урта Курса) кулланылачак. Монда электрон тавыш бирү үткәрелә, сайлаучыларның тавышлары автомат рәвештә санала, нәтиҗәләре билгеләнә һәм участок комиссиясе тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмә төзелә.

Шулай ук территория сайлау участокларына (Арчада 11 сайлау учас- тогында, барысы 15) документацияне тапшыру һәм кабул итү вакытында күзәтү өчен видеокамералар куелачак. Монысы әле беренче тапкыр.

Куркынычсызлык сагы да көчәйтелә. Сакта торучылар хәвефле шалтыратуларга әзер булырга, оператив эшли белергә тиеш. Аларның беренчел бурычы – сайлау документациясен саклау. Бер нәрсә дә сайлауларга аяк чалырга тиеш түгел.

Алда зур эш тора. Территория һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларына методик кулланмалар бирелгән. Анда барысы да – сайлауларга кадәр, сайлау- лардан соң нәрсә эшләргә кирәклеге аңлаешлы төстә сорау–җавап формасында язылган. Киңәшмәдә дә слайдлар аша күрсәтеп, үтемле итеп сөйләделәр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International