Елмаюлы йөзе күз алдында тора
5 гыйнварда “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рузия Талипова белән Арча үзәгендә яшәүче Нина Гаранинаның өендә булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котладык, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ул чәчәкләрне күкрәгенә кысып фотога да төште. Аннан үзе турында сөйләде дә сөйләде. Хәтеренә сокланып утырдык.
Якты Алан авылында 13 балалы гаиләдә туган ул. Аннан Төбәк–Чокырчага күчеп килгәннәр, шунда 7 сыйныфны тәмамлаган. Колхозда эшләгән. 1948 елда кияүгә чыгып, сугыш ветераны Александр Гаранин белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Берсе кечкенә чагында үлгән, олы кызы Лена да вафат инде. Кызлары Марина, Ирина, Наташа Арчада, уллары Владимир Казанда. 11 оныгы, 6 оныгының баласы бар. Төпчек кызы Марина гаиләсендә яши. Нина Ивановна 40 елга якын хат ташучы булып эшләгән.
– Әни хатларны капчыклап кына алып кайта иде. Без аерабыз, таратырга булышабыз. Гаиләне туендырырга кирәк, дип 2–3 участокта эшләде, – диде Марина. – Бик тырыш кеше булды ул. 87 яшендә дә иртүк 4тә торып, бакчада чүп утап йөрде. Әле дә бик ятып торасы килми. Тик күзләре күрми, колаклары бик ишетеп бетерми.
Сәламәтлек, шатлыклар теләп саубуллаштык. Ә икенче көнне шалтыратып, Нина Ивановнаның төнлә вафат булуы турында әйттеләр. Аны күптәннән белгәнгә йөрәгем әллә нишләп киткәндәй булды. Кайчан очрамасын, елмаю китмәгән ягымлы йөзе күз алдына килде. Урыны оҗмахта булсын.
Гөлсинә Зәкиева