Профсоюз хезмәт кешесен ничек яклый
17 гыйнварда Арчаның 6нчы мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре катнашында киңәшмә үтте. Ул район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы арасында төзелгән килешүнең үтәлешенә багышланды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының проф- союзлар федерациясе рәисе урынбасары
Татьяна Васильева, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре проф- союзының социаль яклау буенча Татарстан Республикасы комитетының баш белгече Гөлсинә Гафарова катнашты. Һәрвакыттагыча киңәшмә эшлекле рухта барды. Чыгышлар эчтәлекле иде.
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы тәҗрибәләр уртаклашу өчен федераль мәйданчык булып тора. Бу зур вәкаләтне Вакыйф Харисовка 2017 елның 4 апрелендә районда Россиянең төрле почмакларыннан килгән профсоюз вәкилләре белән үткәрелгән семинарда Бөтенроссия профсоюз оешмасы секретаре В. Юдин тап- шырды. Узган ел районда 5 семинар булды. Район профсоюз оешмасы эшен өйрәнү максатыннан Яр Чаллыдан, Казанның Киров һәм Мәскәү районнарыннан махсус килделәр. Алар арасында хәтта авыл мәктәбен һәм балалар бакчасын беренче тапкыр күрүчеләр бар иде. Авылда мәктәп, бакчаларда шәһәрнекеннән дә уңайрак икән, дигән бәя бирде алар.
Килешүнең хезмәт кешесенә каралган социаль гарантияләр һәм ташламалар турындагы 7нче бүлеге үтәлеше дә уйланырлык иде. Аның кайберләре: 16 яшькәчә баласы булган 732 хатын-кыз атнага ике сәгать түләүле ялдан файдаланган, ел дәверендә авырып больничный алмаган 1484 кешегә отпускага өч көн өстәлгән һ.б. Ә бит алар барысы да хезмәт кешесенә түләнгән акчалар. Килешүдә каралган социаль гарантияләр суммасы 6 млн. сумнан артып китә! Яшь белгечләрнең хезмәт хакына 20 процент өстәмә түләнүе дә әһәмиятле күрсәткеч.
– 497 авыл укытучысы 2 млн. 509 мең сумлык коммуналь ташламалардан файдаланды, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Авыл укытучысы Бөтенроссия мәгариф профсоюзына бу социаль гарантияне саклап калганы өчен бик рәхмәтле. Профсоюз оешмасы советына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә, телефон аша да аңлашабыз. Юридик ярдәм күрсәтү максатыннан махсус брошюра чыгаруны күздә тотабыз.
– Безнең совет проф- союз әгъзаларына социаль-икътисади, хезмәт хокуклары, шул исәптән суд буенча бушлай һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәтә, – дип сүзне дәвам итте район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – 2017 елда район судында педагогик стаж белән бәйле 4 эш каралды һәм без оттык. Нәтиҗәдә Хәсәншәех мәктәбе укытучысына, Яңа Кырлай һәм Арчаның 8нче балалар бакчалары тәрбиячеләренә педагогик стаж белән бәйле (иртә пенсия билгеләү) уңай суд карарлары чыгарылды. Суд торып, хезмәт кешесенә китергән файда 3 млн. сумнан артып китте.
Хезмәт кешесенең ялы турында да эчтәлекле сөйләшү булды. Узган ел санаторийларда 48 кеше ял иткән. Шуның 42се юллама бәясенең 10 процентын гына (1600–2000 сум) түләгән. Бу бик әһәмиятле күрсәткеч. “Кырымда ял” проекты уңышлы гына эшләп киткән. Ташламалы бәяләргә районнан 8 кеше Кырымда ял итеп кайткан. Бу проект быел да дәвам итә. Мәскәү, Санкт-Петербургка барулар, теп- лоходта сәяхәт итүләр шулай ук хезмәт кешесе ялын, сәламәтлеген кайгыртып эшләнгән проектлар. Спорт тормышы үзе аерым тема. Ярышларны без газетабызда даими яктыртып бардык. Профсоюз әгъзаларына күрсәтелгән матди ярдәм (278 мең сум) шулай ук игътибарга лаек.
Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева Арча районы профсоюз оешмасы республикада гына түгел, Россия күләмендә дә уңышлы эшләүче оешма, дип билгеләп үтте.
Чыгышларны газетага аерым урнаштырырбыз әле.
Румия Надршина