Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр. 

Музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин кичәне алып барды. Искә алу кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Казаннан якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуан кайтты. Очрашуда шулай ук дин әһелләре катнашты.

Кичә җылы мохиттә бик матур барды. Район мөхтәсибе Раил хәзрәт догалар укыды. Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде. “Шиһабетдин Мәрҗани кечкенәдән үткен зиһенле бала булган, – дип сөйләде ул. – Малай вакыттан иптәшләрен җыеп, төрле уеннар оештырган. Үз гомеренә 30дан артык китап язган. Гарәп телендә иҗат иткән. Мисырның югары дини уку йортында бүген шәкертләрне Шиһабетдин Мәрҗани китабы буенча укыталар. Алдынгы карашлы мәгърифәтченең уй-фикерләре бүген дә бик кыйммәт. Һәр имам Шиһабетдин Мәрҗанине догасында үзенең остазы буларак искә алсын иде”.

“Мәктәп балалары Шиһабетдин Мәрҗани турында белмиләр, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин. – Мәчет, мәдрәсәләрдә дини белем бирүче мөгаллимәләр һәм имамнар балаларга, яшьләргә Шиһабетдин Мәрҗанинең кем икәнен, аның алдынгы фикерләрен аңлатсалар иде”.

Арчада яшәүче Рая Фәтхуллина, Нурфия Шәйхиева мөнәҗәтләр көйләде. Шиһабетдин Мәрҗани җыр, музыкага каршы булмаган.

“Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов Шиһабетдин Мәрҗани турында язылган китаплар белән таныштырды. Ул китаплар белән китапханәләрдә һәм районның әдәбият һәм сәнгать музеенда танышырга мөмкин.

“Таттелеком” акционерлык жәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуан болай дип сөйләде: “Икенче ел алдынгы фикерле мәгърифәтчеләрне һәм алар турындагы сирәк язмаларны өйрәнәбез. Искитмәле мәгълүматларга юлыгабыз. Шиһабетдин Мәрҗанине белеп бетермибез. Шиһабетдин Мәрҗани, дини кануннарны саклап, дөньяви фәннәрне белергә өндәгән”. Рөстәм Зәкуан “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани турында нәшер ителгән “Татарский Геродот” (“Татарның тарих атасы”) дигән затлы китапны районга бүләк итте.

“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте (җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин) Ташкичү мәктәбендә Ш.Мәрҗани музеен, бакчасында һәйкәлен, олы юл буенда чишмәсен эшләде. Бу турыда олы рәхмәт сүзләре белән әйтеп үттеләр.

Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу кичәсенең рәсми өлешеннән соң мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, дин әһелләре Ташкичү авылына кузгалды. Алар анда чишмәсенә тукталып, музеена кереп, мәчетендә намаз укып, шулай ук Лотфулла Шәфигуллин туган авылы Симетбаш мәчетенә дә кереп, Яңа Кырлайда чәйләп, бик риза булып кайттылар.

Шиһабетдин Мәрҗани турында иркенләбрәк язарбыз әле.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International