Газетабыз призына

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Газетабыз призына

Элегрәк, ничектер, бөтен кеше шахмат уйный иде кебек. Мәктәп, колхоз, район беренчелегенә ярышлар уза, авыл клубларында ир–егетләр чират торып шахмат уйныйлар. Безнең авылның Нургаян абыйның ат белән нинди оста йөрешләр ясавы әле дә күз алдында. Ул шахматта гына түгел, тормышта да аттан аерылмады, гел атлы эштә эшләде.

Армиядә дә шахмат иң дәрәҗәле уеннардан санала иде. Безнең командир урынбасары шахматның иң фанаты иде, дежур вакытларында төне буе Ленин бүлмәсендә шахмат уйныйбыз, отылырга яратмый, ничьяга да риза түгел, отылсаң гына йокларга китә аласың.

Мин редакциядә эшли башлаган елларда анда ир–егетләр шактый иде. Бар да шахмат уйный, эш сәгате беткәч бездә шахмат турниры башлана. Элеккеге мөхәррир Шакир ага Гафаров шахматны үлеп яраткан (мин аның белән соңрак янәшә йортта яшәдем, шахматны күп уйнадык аның белән), Рафис Әминов, Радик Фәизов, Наил Миңлебаев, Илгизәр Бариев... Бар да мәрхүмнәр инде, авыр туфраклары җиңел булсын.

– Без уйный башлаганда сатуда шахмат та юк иде, фигураларны юкә агачыннан ясый идек, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов “Арча хәбәрләре” газетасы призына укучылар арасында ел да үтә торган шахмат турнирын ачу тантанасында.

Быелгы турнир Шушмабаш урта мәктәбе базасында оештырылды. Узган ел Ашытбаш мәктәбендә иде.

– Әлеге ярышларның дәрәҗәсе елдан–ел арта, – диде, үзе дә шахматчы, тренер, тынгысыз җан Сөләйман Галиуллин. – Хәзер ул район чикләреннән чыгып республика күләмендәге ярышларга әверелеп бара. Мәктәпләр ярышны бездә үткәрик дип, чиратка басты. Арча шәһәре мәктәпләре үпкә белдерә башлады, киләсе елдагысын, мөгаен Арчада үткәрербез. Безгә хәзер зуррак заллар кирәк.

“Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин редакция бинасында башланып, зур киңлеккә чыккан мондый бәйгеләрнең матур традициягә әверелүен билгеләп үтте. Аны оештыруга зур өлеш керткән шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлиловка, спорт өчен җан атып йөрүче Сөләйман Галиуллинга, иганәче Назыйм Сибагатовка, кунакчыл каршы алып, барлык шартларны тудырган Шушмабаш урта мәктәбе коллективына, безне хөрмәт итеп килгән спортчыларга рәхмәт әйтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов бәйгедә катнашучыларны, кунакларны тәбрик- ләп, яшь шахматчыларга уңышлар теләде. Мондый турнирларның әлеге уенны популярлаштыруда әһәмияте зур. Якын киләчәктә шахматны мәктәпләрдә аерым дәрес итеп укыту күздә тотыла.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов районда шахматны үстерү буенча алып барыла торган чаралар турында сөйләде. Бу мәсьәләгә район башлыгы Илшат Нуриев та зур игътибар бирә.

“Эталон Строй” ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов Ашытбашта булачак балалар шахмат үзәгенә шахмат комплектлары һәм электрон сәгатьләр бүләк итте.

Шахмат ярышлары оештырып йөргән, яңа ел җиткәндә арабыздан китеп барган Әмир абый Шәяхмәтовны искә алдык.

Газетабыз кубогын Балтач гимназиясе командасы яулады. Саба гимназиясе – икенче, безнең районның Ашытбаш мәктәбе командасы өченче урында.

Тренерлар арасында да бәйге үткәрелде. Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш) – беренче, Мөдәрис Лотфуллин (Урта Курса) – икенче, Таһир Сәмигуллин (Яңа Кенәр) өченче булды. Хатын–кыз тренерлар арасында Ландыш Гарифуллина (Балтач) җиңде. Равия Кәримова (Саба) – икенче, Динә Ибраһимова (Арчаның икенче урта мәктәбе) өченче урында.

Укучы кызлар арасында Яңа Кенәрдән Гүзәл Төхвәтуллина – беренче, Саба гимназиясеннән Регина Ишанова – икенче, Шушмабаштан Айгөл Фәттахова – өченче.

Малайлар арасында Арчаның икенче урта мәктәбеннән Алан Динмөхәммәтов – беренче, Балтач гимназиясеннән Данил Закиров – икенче, Урта Курсадан Камил Шәфигуллин – өченче.

Җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International