Туризм ярышлары

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Туризм ярышлары

                12  нче  январь  көнне Арча Укучылар сараенда белем бирү учрежденияләре арасында спорт туризмы буенча спортзал шартларында шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Бу ярыш беренче тапкыр  яңа, җиһазланган “Арктур” мәйданчыгында үтте.

            Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  3 төркемгә бүленеп үткәрелде:

1 нче төркем- 2005-2006 нчы елгы малайлар һәм кызлар;

2 нче төркем – 2003-2004 нче елгы малайлар һәм кызлар;

3 нче төркем – 2001-2002 нче елгы  егетләр һәм кызлар.

Ярышларда 8 белем бирү учреждениясеннән килгән укучылар катнашты,алар: Арчаның 2 нче мәктәбе, Түбән Мәтәскә мәктәбе, Лесхоз мәктәбе, Сеҗе мәктәбе, Түбән Аты мәктәбе, Сикертән мәктәбе, Арча педагогия көллияте, Арча Укучылар сарае.

Һәр төркемдә кызлар һәм малайлар арасында шәһси 3 призлы урын билгеләнде. Шулай ук 2 төркемдә команда беренчелегедә билгеле булды.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алган укучылар грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Призлы урын алган командалар грамота белән, ә беренче урын алган командалар кубок һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Шәһси беренчелектә урын алган укучылар:

2005-2006 нчы елгы малайлар арасында:

1 урын – Гәлимуллин Ринат – Арча Укучылар сарае, тренеры Минхәиров Фәрит Фәтхи улы,

2 урын – Сибгәтуллин Булат – Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

3 урын – Хәлиуллин Радик – Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы.

кызлар арасында:

1 урын – Гәрәева Алинә - Арча Укучылар сарае, тренеры Минхәиров Фәрит Фәтхи улы,

2 урын – Абдулхәкова Ильвина - Арча Укучылар сарае, тренеры Минхәиров Фәрит Фәтхи улы,

3 урын – Саматова Алия, Арча Укучылар сарае, тренеры Минхәиров Фәрит Фәтхи улы.

2003-2004 нче елгы малайлар арасында:

1 урын – Әлтапов Азамат – Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы,

2 урын – Сәфиуллин Айзат- Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

3 урын – Галимҗанов Салават - Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы.

кызлар арасында:

1 урын – Солтанова Сөембикә – Арча педагогия көллияте, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

2 урын – Гәлимуллина Гөлшат - Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы,

3 урын – Нәбиуллина Әдилә – Түбән Мәтәскә мәктәбе, тренеры Зәләлиев Илфат Илсур улы.

2001-2002 нче елгы егетләр арасында:

1 урын – Кәлимуллин Рушан -  Арча педагогия көллияте, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

2 урын – Мәрдәнов Мөнир - Арча педагогия көллияте, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

3 урын – Гәлямов Әскәр - Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы.

2005-2006 нчы елгы малайлар һәм кызлар арасында команда беренчелеге:

1 урын – Арча Укучылар сараеның 1 нче командасы, тренеры Минхәиров Фәрит Фәтхи улы,

2 урын - Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

3 урын - Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы.

2003-2004 елгы малайлар һәм кызлар арасында:

1 урын - Лесхоз мәктәбе, тренеры Шакиров Илдар Хидият улы,

2 урын - Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Рәнис Рәсип улы,

3 урын - Түбән Мәтәскә мәктәбе, тренеры Зәләлиев Илфат Илсур улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International