Матурлыкны сакларга өйрәник

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Матурлыкны сакларга өйрәник

“Казансу” паркы Арчабызның бизәгенә әверелде. Матурлык ягыннан да, халыкның яратып йөрүеннән чыгып та. Узган ел җәй буе шунда коендылар, кызындылар. Төрле бәйрәмнәрне, әдәби мәйданнарны шунда оештырдылар. Ял итү өчен генә йөрүчеләр дә күп булды. Чөнки табигате бик матур. Яңа төр агачлар, чәчәкләр. Яшеллек. Бу ягы белән табигать сөючеләрне сокландырса, янындагы экстремаль уеннар мәйданчыгы яшьләрне үзенә тарта.

Күптән түгел ачылган икенче чираты да искиткеч икән. Караңгыда артык күреп бетереп булмаган. Көндез барысы да күз алдында. Янып торган чәчәкләр, көзгедәй фигуралар, бормаланып аккан су өстенә салынган һәм төрле утлар белән бизәлгән күперләр, җил тегермәннәре, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм башкалар. Сөйләү бер нәрсә, аны үз күзең белән күрергә кирәк.

Тик... Мин үз күзем белән күрдем дә борчылып мендем. Ни өчен дисезме? Паркның икенче өлеше ачылганына бер ай вакыт үтмәде, аңа күпме зыян китерергә өлгерүчеләр табылган инде. Беренче ачылган ягында да шундый күренешләрне күреп күңел әрнеде. Матурлыкны күрә белмәгән, күпме кешенең хезмәтен санга сукмаган, үзләре өчен дип ясалган әйберләргә куллары күтәрелгән нинди кешеләр икән ул?

Паркта без “Эталон” ширкәте баш инженеры Азат Насыйбуллин белән бергә йөрдек.

– Ширкәт җитәкчесе Булат Гыйльфановны бу хәл бик борчый. Күпме хезмәт бит бу. Мондагы әйберләрнең берсе дә арзанлы түгел, ә без аларны алмаштырып торырга мәҗбүр, – диде ул ватык урыннарны күрсәтеп.

Балалар өчен “уен кораллары” – ксиллофон, барабанны ватканнар, таякларын алып атканнар, көзге кебек ялтырап торган кеше фигураларына зыян салганнар, күперчекләрне матурлаган утлар чыбыкларын йолкып киткәннәр, җил тегермәнен бәреп аударганнар, түгәрәкләр зонасында түгәрәкләрне алып атканнар...

– Багана башларына пластиктан янып тора торган чәчәкләр куйган идек. Алып куярга мәҗбүр булдык. Баганасын селкетеп, шуңа кул сузалар бит. Агач конструкцияләрнең түбәләренә менәләр. Такталарны сындыралар, – диде Азат Насыйбуллин. – Җәен дә куллары тик тормый. Агачларны сындыралар, чәчәкләрне йолкыйлар. Ә монда селекцион үсемлекләр генә утыртылган. Алар бик кыйммәт тора. Аннан суга чүпләр, шешәләр ташлыйлар. Чүп ташлау урыннары адым саен куелган. “Жилкомбытсервис” ширкәте аларны көн саен бушатып тора.

– Узган ел көз бу суда бер бала бата язган. Кырыйда торган бер кеше киеме белән сикереп, коткарып калган, – дип сөйләделәр. Шундый куркынычы бармени? Тирәнлеге күпме соң аның?

– 1 метр 80 сантиметр тирәсе. Балалар су коену өчен аерым әйләндереп алынган, ата-аналары карап торсын өчен утыргычлар куелган урын бар. Ә өлкәннәргә суга керү өчен пляж ясалган. Шул яктан гына коенырга керергә ярый. Кеше йөри торган такта күпердән түгел. Сулыкның кырыйларына аскы якка пычрак сулар кермәсен өчен махсус материал җәелгән. Ул шуа. Кисәтү билгеләре һәркайда бар, игътибар итәргә генә кирәк. Быел коткару вышкасы да ясап куйдык. Әлегә кадәр безгә кешеләр батуы турындагы хәбәр килеп ирешмәде.

Паркны ясап чыгу дистәләгән миллион сумга төшкән. Дөрес, акча федераль фондтан да бирелгән, үзара салым акчалары да тотылган. Район башлыгы ярдәме булмаса, ул яшьләр өчен дип янып-көеп йөрмәсә, мондый матурлык тудырылмас та иде. Аннан күпме кешенең хезмәте кергән, күпме техника эшләгән. Төзүчеләрнең көнне төнгә ялгап, тир түгеп тырышып йөрүләрен генә булса да хөрмәт итәргә өйрәнергә иде безгә.

– Экстремаль уеннар мәйданчыгында да әйберләр ватыла. Әмма алары күп файдаланганга, искерәләр. Кеше күп йөри. Бу очракта без бер сүз әйтмибез, ватылса да төзәтеп куябыз, йөрсеннәр генә, – диде Азат Насыйбуллин.

– Монда видеокүзәтүдән башка булмыйдыр. Яки каравылчы куярга?

– Беренче өлешендә видеокүзәтү җайланмалары бар. Шулар ярдәмендә бик күп парктагы җайланмаларга зыян салырга теләүче эләкте. Ә икенче өлешендә әлегә алар юк. Бөтен өмет – кешеләрнең тәртиплелегендә, тәрбиялелегендә. Әти-әниләр дә балаларына җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатсын иде, мәктәп- ләрдә дә исләренә төшереп тору зыян итмәс.

Паркның икенче өлешен аркылысын буйга әйләнеп чыктык. Бормаланып-бормаланып аккан суга игътибар иттем. Тау өстендәге чишмәдән агып төшкән суның юлы туры гына кебек иде.

– Матурлык өчен суны икенче урыннан бормалап җибәрдек, күперләр дә ясап куйдык, – дип аңлатты баш инженер. – Паркның өченче өлеше дә төзеләчәк. Әлегә нинди буласы билгеле түгел, әмма аңа өч урыннан керергә мөмкинлек тудырылачак. Өченчесе – олы күпер башындагы елга турысыннан. Анда чишмә бар. “Арча” спорткомплексы каршындагы тукталыштан алып таудан чишмә аша юл салыначак. Шушы матурлыкны сакларга һәм аның кадерен белергә иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International