Район Советы утырышы
23 гыйнварда өченче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 21нче утырышы булды.
Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина “Арча район Советының 2018 елга эш планы турында”, “Арча муниципаль районының бүләкләрен булдыру турында” Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карарына үзгә- решләр кертү мәсьәләсе буенча, “Участок сайлау комиссияләренең резервына кертү өчен кандидатуралар турында” чыгыш ясады.
Арча районының моңа кадәр булган бүләкләренә “Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале өстәлде. Ул гражданнарның Арча муниципаль районы алдындагы аерым казанышларын тану, районны үстерүгә, аларның Арча районының иҗтимагый тормышында иҗади хезмәтен һәм активлыгын стимуллаштыруга юнәлдерелгән шәхси эшчәнлекләрен билгеләп китү өчен булдырыла. Әлеге медаль белән бүләкләү танылуның иң югары чагылышы булып тора һәм Арча муниципаль районының социаль–икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән мөһим шәхси өлеш өчен бирелә.
Медаль белән, яшәү урынына карамастан, Россия Федерациясе һәм чит ил гражданнары да бүләкләнә ала.
Район Советының оештыру–гомуми бүлегенең юридик мәсьәләләр буенча секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова “Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында”, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев “Арча район Советының 2016 елның 10 ноябрендәге 86 номерлы карары белән расланган муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразланган планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында” чыгыш ясадылар.
Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.
Тулырак мәгълүматлар белән Арча муниципаль район сайтында таныша аласыз.