Әүлияга тиң кеше иде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Әүлияга тиң кеше иде

Без килгәндә өйдә мәш килеп Коръән ашына әзерләнеп йөриләр иде. Курса– Почмак авылында улы Гыйлемхан, килене Гөлсинә гаиләсендә яшәүче әниләре Фагыйлә апа Вәлиуллинаның 90 яшьлек юбилеен балалары әнә шулай туганнарын, якыннарын, күршеләрен чакырып, зурлап билгеләп үтәргә булган.

Балалары, оныкларының кухнядан залга тыз–быз килеп чабышып йөргәннәрен читтән генә күзәтеп торган Фагыйлә апа янына барып утырып, хезмәт ветераны белән үткәннәре турында сөйләшеп алдык.

– Дүрт бала (бер малай, өч кыз) үстек. Әти 45 яшендә вафат булды. Бар авырлык әни җилкәсенә төште. 3 ел хезмәт иткәннән соң кайтам дигәндә генә сугыш башланып, абый шунда һәлак булды. Әни үзе үлгәнче көтте аны. Минем җилкәгә ул чорның барлык авырлыгы төште, – диде ул.

1954 елда Иске Масра кызы Фагыйлә Курса–Почмак егете Миннисламга (вафатына 13 ел) кияүгә чыга. Үзе колхозда төрле эшкә йөри, ире балта остасы була. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Оныклары, аларның балалары бар инде.

– Ирем әүлияга тиң кеше иде. Бик матур гомер кичердек. Балаларым да бик тәртип- ле булды, киленнәрем дә бик яхшы. Кадерләп кенә торалар. Оныкларым өчен сөенеп туя алмыйм. Без күргәннәрне алар күрмәсен, еллар тыныч, балалар бәхетле булсын. Бала хәсрәтләре күрсәтмәсен. Күңелләренә изгелекләр, миһер-шәфкатьләр бирсен, тигезлектән аермасын. Тигезлек тә бик кирәк. Ялгыз бик күңелсез, – диде Фагыйлә апа.

– 40 ел кайнана белән яшим. Йозаклы өйгә кайтып кергән булмады, һәрчак әни каршы алды. Балаларны үстерүдә бик зур ярдәме тиде. Исән генә булсын, – диде Гөлсинә.

“Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рузия Талипова ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International