Ул гел егетләрчә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Ул гел егетләрчә

Ул берүзе әллә ничә төрле хезмәт башкара: Арча районының Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитетының баш белгече. Ул дигәнем, Ринат Һидиятов.

Ринат абый белән эшлекле сәфәрләрдә булырга туры килә. Иҗтимагый совет вәкилләре авылларның яшәеше, социаль объект- ларның торышы, авыл халкы белән очрашып йөргәндә, еш кына ул үзенең балачагы, яшьлеге белән бәйле хатирәләрен сөйләп, яшь буынны тарих белән дә таныштырып алырга өлгерә. Без кинолардан гына күреп белгән елларны сөйләгәндә гаҗәпләнеп, ничә яшь икән соң бу Ринат абыйга, дип уйлап куям. Сорарга кыймыйм, уңайсыз. Төз буйлы, җиңел гәүдәле, һәрвакыт кызу адымнар белән йөрүче Ринат абый гел яшьләрчә. Күптән түгел ул сорауга җавап та табылды — Ринат Һидиятов 29 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен уздыра икән. Бу хакта аларның Арча үзәгеннән ерак урнашмаган йортларында сөйләшеп утырганда беленде.

Ринат абый тормыш иптәше Мөнирә апа белән пар канат булып 45 елдан артык яши. Икесенең дә гомерләре халыкка хезмәткә багышланган: Ринат Әлифхан улы озак еллар райкомда, соңгы елларда җитәкче урыннарда эшләсә, Мөнирә Сәлах кызы медицина өлкәсендә авыруларга шифасын гына биреп калмыйча, тәмле теле, нурлы йөзе белән дә ярдәм итеп яшәгән. Икесе дә лаеклы ялга чыкса да, хезмәтләренә тугрылык саклаучылар: Мөнирә апаның өйдә ял итә башлавына берничә ел гына булса, Ринат абый, шөкер, әле дә халык мәнфәгатен кайгыртып, янып-көеп йөрүдә. Өйнең стеналарын Мөнирә апаның кул җылысын саклаучы чигелгән картиналар ямьли. Күренеп тора, бар җан җылысын салган ул аларга. Атна ахыры җитүгә, өйдә икенче тормыш башлана — ялларга шаулап-гөрләп балалары, оныклары кайтып төшә. Уллары Илгиз белән кызлары Эльмира гаиләләре белән Казанда яши. Әти-әниләренә 7 онык бүләк итеп, шул кадерле оныкларны, туган йорт җылысын, кадерен белеп үссеннәр дип, вакытлары булуга төп йортка алып кай- тырга ашкыналар. Гәрчә, вакыт яклары саранрак булса да, чөнки Илгиз Яшел Үзән шәһәр хас- таханәсендә баш табиб, Эльмира мәктәптә укытучы булып эшли, килен-кияү дә хөкүмәт эшендә. Оныклар турында сүз чыккач, әби белән бабайның күзләре очкынланып китте: “О, алар, өйгә шатлык алып кайта, өйнең бар бүлмәсен бер итеп чабышып уйный башласалармы...”, — дип бабай кадерле “җимешләре” турында сөйләп китә. Аннан, “Үзебезнекеләрнең үскәнен сизмәдек тә, эш белән гомер узды да китте. Кайчак Мөнирә белән шул елларны искә төшергәндә, ул: “Эштән соң кайтып, иписез калган көннәр дә була иде бит”, — ди, тик мин хәтерләмим, иртән чыгып китеп, караңгы төнгә кадәр эшләгән чаклар күп булды ул заманда”, — дип уфтанып куя.

 Кечкенәдән, булдырам, дип яшәгән, Штерәнең эш сөючән гади колхозчылары Әлифхан абзый белән Миңниса апаның назын тоеп, алар үрнәгендә эшсөяр булып үскән Ринат укуга хирыс була. Авылныкында гына түгел, мәктәп китапханәсендә дә ул укымаган китап калмый, шуңа, күбесен икешәр-өчәр кат укып чыгарга туры килә. Китаптагы якты хыяллар аны матур тормышка әйди — Штерәнең сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 5 фәннән имтихан тапшырып, Арча педагогия училищесы студенты булуга ирешә. Әнә шул, рәхәтләнеп, тамак туйганчы ашау бәхете сирәк елмайган көннәре күп булган еллар училищеның элеккеге студенты Ринат атлы егетнең күңелендә бүген дә якты хатирәләре, олпат укытучы, остазлары белән бергә еш искә төшә, сагындыра. Сагыну хисенең иң күбе әнә шул елларга туры килә. 50 елдан соң курс- ташлары белән очрашу вакытында да гади студент булды да калды ул. Училище тәмамлаган егет үз авыллары мәктә- бенә математика укытырга кайта, читтән торып институтка укырга керә. Гади укытучыдан мәктәп директорына кадәр күтәрелгән, Штерә мәктәбенең яртысын сүттереп, берничә ай эчендә, авылдашлары тырышлыгы, ярдәме белән яңаны салдырырга өлгергән егетне райкомда да күреп алалар: комсомол һәм партия райкомының идеология, пропаганда бүлекләрендә эшләп, КПСС райкомының икенче секретарена кадәр күтәрелә ул. Туган авылы, аның халкы турында горурланып, “Бездә эш сөючән, үҗәт, тырыш халык яши”, — ди ул мәктәп төзелеше турында сөйләгәндә.

Райком тормышы 51 еллык гомуми хезмәт стажында төп урында тора. Ә партия беткәч, район мәшгульлек бюросын җитәкли башлый. Хәзер әйтүе генә ансат, ул елларда нигезсез җиргә фонд оештырып, эшсезләргә, авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итәргә юллар табуның авырлыгын үзе генә белә. Ун елдан аны янә яңа урында эш башлап җибәрергә чакыралар — Арчада өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ачыла.

Гомер йомгаклары сүтелгән саен, күңел дә нечкәрә, уйлар да арта. Ринат абыйда да шундый халәт: “Их, әти-әни исән булса, ничек кадерләп яшәр идем...”, — дип өзгәләнгән чак- лары күп. Әти-әнисенең тәкъдиренә 65әр ел гына гомер язылган була, инде бакыйлыкка күчүләренә дә 30 елдан артып киткән... Сеңлесе Дания апа абыйсы белән җиңгәсе хакында: “Әти белән әни урынына алар”, — дип рәхмәтләр укый. Мөнирә апа да кайнана-кайнатасын җылы хисләр белән искә ала, яшьлегендә авыл халкын күлмәкләр тегеп тиендергән Миңниса апаның теккән күлмәкләрен әле дә кадерләп саклый. Авылга шәфкать туташы булып килеп, улына насыйп яр булган Кәче кызы Мөнирәне кайнанасы бик хөрмәт итеп, яратып яшәгән шул.

Алар бүгенге бәхетле тормышларына куанып туя алмый. Үткән гомерләр кадерле ядкәр булып балаларга бәян ителә. Ринат абый әти һәм әнисе ягыннан шәҗәрә ясаткан, әтисе ягыннан 9 буынга кадәр эзләп тапкан. Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга да кадерле истәлек, тарих булыр ул нәсел шәҗәрәсе.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International