«Кырлай»да җиң сызганып эшлиләр
27 гыйнварда “Кырлай” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Семинарда катнашучылар Иске Кырлай фермасында терлекләрне кышлатуның барышы, Иске Иябаш катнаш азык цехы белән таныштылар. Биредә рацион бай, төрле өстәмәләр белән баетылган. Терлекләрнең яшенә карап бирелә торган азыкларны Иске Иябаштагы цехта әзерлиләр. Цех тәүлек буе эшли, технологиянең үтәлешен компьютерлар күзәтә.
Яңа Иябашта яшелчә саклагычта да тәүлек буе эшлиләр. Ике сменада бәрәңге аралау бара.