Үзәктә булуы үзе генә ни тора
Арчада күпкатлы йортлар саны көннән–көн арта. Аларга күз дә ияләште инде. Шулай тиеш дип кабул итәбез. Чөнки санаулы гына вакыт үтә, шул арада бер йорт калкып та чыга. Ә менә Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан йорт күпләрдә кызыксындыру уята. Беренчедән, архитектура үрнәге буларак, ул шәһәр үзәген бизәп тора. Икенчедән, андый матур һәм зәвыклы йорт бездә әле беренче тапкыр төзелә. Кызык, андагы фатирлар кемнәргә бирелә икән? Төзүчесе кем? Яныннан үтеп киткән саен башка шундый сораулар килә. Ә сорауларның бөтен кешене кызыксындырганы – мондагы фатирларның бәяләре күпме? Гади халыкның көче җитә алырлыкмы? Бу сорауларны без әлеге бинаны төзүче “Комсервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиевка бирдек.
– “Комсервис” ширкәте коммерцияле йортлар төзеп сата. 2007 елны гыйнвар аенда (узган ел ун ел булды) дүрт катлы йорт сала башлаган идек. Шул вакыттан бирле тугыз йорт төзеп саттык. Шунысы игътибарга лаек, йортларның барысы да шәһәр үзәгендә.
– Арча үзәгендә буш участоклар юк бит. Аларны ничек табасыз?
– Теләк кенә кирәк. Иске йортларда яшәүчеләрдән сатып алабыз. Узганында, мәсәлән, дүрт участок алдык. Хуҗаларына аларның теләкләренә карап, я фатир тәкъдим итәбез, я акча түлибез. Иң мөһиме – ике якның да ризалыгы белән эшләнә.
– Сез төзегән йортларның берсе дә бер-берсенә охшамый. Эзләнәсез, яңа төр проектлар уйлап табасыз. Менә бу Арча үзәгендәге йортны гына алыйк. Ул әлегә шәһәрдә бер.
– Әйе, бер йорт төзегән саен икенчесен тагын да яхшыртырга, матуррак итәргә тырышабыз. Уңайлылык турында да онытмыйбыз. Сез әйткән Советлар мәйданындагы йортта сигез – бер, 15 – ике һәм 5 өч бүлмәле фатир бар. Барысы да бер-берсенә охшамаган, төзелеше буенча кызыклы фатирлар. Мәсәлән, өч бүлмәлеләре ике катлы, ягъни бер фатир ике катта урнашкан һәм икенче катка баскычтан менә торган итеп эшләнгән. Хәзер яшьләргә студияле, ягъни зал белән кухня кушылган фатирлар ошый. Андыйлары да бар. Алары да бер төрле генә түгел. Бер бүлмәле фатирлар сайланып та бетте инде, өч бүлмәлеләрдән дә ике генә фатир калды. Ике бүлмәлеләр 62–71 квадрат метр зурлыкта.
– Нинди уңайлыклары бар? Шәһәр үзәгендә булгач, бу йорт артык зур мәйдан биләмидер?
– Киресенчә, мәйданы бик зур. Подвалы белән алты катлы бу йортның беренче катында офис-лар булачак. Ә подвалында 17 урынлы машина кую урыны (парковка) күздә тотыла. Шахталар, монолит түшәмнәр, бүленешләр эшләнгән, әмма вентиляция, янгын сүндерү, генерация сис- темалары һәм аларга хезмәт күрсәтү зур чыгымнар сорый. Шуның өчен хәзерге вакытта сатып алучыларның урын бәяләре буенча фикерләре белән кызыксынабыз.Уңай җавап булган очракта бу эш төгәлләнәчәк. Моннан тыш, ишегалдында ике гараж бар, тагын алты гараж төзүне планда тотабыз. Ишек алдында да машиналар кую өчен урын бик иркен, кимендә 20гә якын машина сыя, балалар, спорт мәйданчыклары бар, ял итү урыны булдырылган.
– Коммерцияле төзелеш булгач һәм кеше аннан фатирны сатып алгач, алдан әйтеп фатирны үзе теләгәнчә эшләтә аламы?
– Проектны төзегәнче, сызымы сызылганда кешенең шәхси теләге буенча эшләү мөмкинлеге бар. Аннан без халыкның түли алу мөмкинлеген дә исәпкә алырга тырышабыз. Бу йортта, мәсәлән, ике бүлмәле фатирлар зуррак булды. Аңа бар кешенең дә көче җитә алмаска мөмкин. Шуны күздә тотып тагын бер төзелеш– Союз урамында эконом класслы тугыз фатирлы йорт салу планлаштырыла.
– Фатирларны ахырына кадәр эшләнеп беткән килеш тапшырасыз- мы? Әллә эчке эшләре башкарылмаган вариант та (черновая отделка) тәкъдим ителәме?
– Кемгә ничек кирәк. Эчке эшләре башкарылмаган килеш алып, үзләре дә эшләргә мөмкин. Андыйлар бар. Үзләренә нинди обой яки плитка кирәклеген әйтеп куеп, алар теләге буенча да без дә эшли алабыз. Әмма шунысы бар, фатирны әзер килеш алу арзангарак та төшә. Чөнки без материалларны күпләп алабыз. Беренчедән, алай файдалырак һәм өстәмә ташламалар да ясыйлар. Без шуның белән отабыз.
Аннан без төзелеш материалларын кышын, бәяләре төшкән вакытта алып куябыз. Хәзерге вакытта кирпеч һәм башка материаллар туп- лыйбыз.
– Фатирларның бәяләре дә кызыксындыра. Бик кыйммәт түгелме?
– Кемгә ничек инде. Сатучы өчен – юк. Сатып алучы өчен дә шулайдыр дип уйлыйм. Җиренә, урынына карап квадрат метры 40–43 мең сум. Арча өчен кыйммәт түгел. Аннан кешенең мөмкинлегенә карап эш итәбез. Күп-ләр, мәсәлән, ипотека кредитын куллана.
– Төзелеш эше кирпеч өеп куюдан гына тормый. Барсын да үзегез башкарасызмы?
– Газ кертүдән башкаларын үзебезнең көч белән. Кадрларга кытлык юк. Барысы да ышанычлы. Дөрестән дә, йорт төзү җиңел эш түгел. Советлар мәйданындагысы аеруча авыр булды. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, көздән һава торышын бирде. Бик күп эшләрне башкарып калырга өлгердек. План буенча без аны май аенда тапшырырга тиеш идек. Февральдә төгәлләрбез дип уйлыйбыз. Сатып алучылар алдында йөзебез кызарырлык түгел. Барысы да яхшы булсын, дип эшлиләр. Җылы тәрәзә яңаклары, тарттырылган түшәмнәр, яхшы газ казаннары, радиаторлар. Обойларны да без үзебезнең арадан берничә кеше тикшереп карап, барысына да ошаган очракта гына ябыштырабыз.
– Кадрлар ышанычлы, дидегез. Бәлки, кайберләренең исемнәрен атап китәрсез.
– Аларның барысы да бары тик мактауга гына лаек. Тик һәрберсенең исемен санап китеп булмый. Шулай да берничәсен әйтеп үтәм. Беренче булып про-
раблар Фәрит Закиров, Мәсхүт Фазылҗановны, мастерлар Ислам Минһаҗев, Динар Кәлимуллинны әйтеп үтәргә кирәк. Алар төзелешкә зур көч куя. Рәис Дияров бригадасы һәр яктан килгән, тимер, агач, пыяла эшен дә ялт итеп башкарып куялар. Аталы-уллы Данил һәм Руслан Мортазиннар алтын куллы кешеләр. Штукатур-буяучылардан ирле-хатынлы Нурзия һәм Мәүлет Шәймурзиннарны телгә алмасаң, һич дөрес булмас. Рафаэль Гыймадиев үзе су да кертә, җылылык челтәре дә суза, канализацияне дә эшли. Электриклардан Раушан Ризванов белән Альберт Сабиров та бик тырышлар. Ә бөтен кәгазь эше ПТО начальнигы Әлфия Әхмәдиева кулыннан үтә.
– Сезнең төзелеш турында шулай бирелеп сөйләвегезне тыңлап тордым да, бер сорау бирергә булдым. Ничек сез бу эш белән кызыксынып киттегез?
– Иң мөһиме – белемле белгечләр, көчле команда һәм кирәкле техника. Безнең оешмада 140ка якын кеше эшли. Җитәкченең бурычы – оешманы эш белән тәэмин итү (нинди эш булуга карамастан), оешманы тоту, вакытында хезмәт хакы, салымын түләү. Шуңа күрә эшне сайлап тормыйча, үз вакытында төзелешкә дә кереп китәргә туры килде.
Зур төзелешләр – зур чыгымнар сорый. Кредитлар, бурычлар, кризис безгә бик таныш сүзләр. Әмма без киләчәккә ышанычны югалтмыйча фидакарь хезмәтне юлдаш итәбез. Эшләгәндә җиңел булмаса да хезмәтнең нәтиҗәсен күргәч, авыр- лыклар онытыла. Бинаны күрү, кешеләрнең сөенечләрен тою, рәхмәтләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә. Алган фатирларының игелекләрен күрсеннәр.
Автордан. Советлар мәйданындагы алты катлы йортны аркылыдан–буйга әйләнеп чыктык. Подвалын да күрдек. Ишегалдындагы уңайлыклары да күздән читтә калмады. Иң кызыгы – фатирларның берсенең дә бер-берсенә охшамавы. Һәрберсе үзенчәлеккә ия. Лоджияләр иркен, ә тәрәзәләре караңгылатылган пыяладан. Ягъни, урамдагы кешегә анда нәрсә булуы күренми. Тагын бер әйбергә һич игътибар итми мөмкин түгел, тәрәзәләреннән бер ягыннан бөтен Арча диярлек күренсә, икенче ягыннан станция уч төбендә кебек ялтырап ята. Бу йортның нәкъ Арча үзәгендә булуы үзе генә дә ни тора!
Гөлсинә Зәкиева