Тыныч күңел белән эшлим, дисәң
Вакыт хәзер үтә дә китә ул. Узган ел ноябрьдә район хуҗалыкларының бер төркем механизаторлары Үрнәктәге агросәнәгать көллиятенә белем өстәргә килгән иде.
29 гыйнварда инде алар “Д”, “F” категорияләре булган йөртү таныклыклары алды (“Д” категориясе – куәтле тракторлар, “F” категориясе комбайннар белән идарә итү хокукы бирә). Таныклыкларны тантаналы шартларда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.
– Шундый мөһим эшне оештырган көллият җитәкчелегенә, укытучыларга, мәсьәләнең мөһимлеген аңлаган хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт! – диде ул. – Алган белемнәрегез киләчәктә үзегезгә, хуҗалыкка, районга файда китерсен.
Ренат Гатиятов көллияткә, механизаторларны укыткан укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыр- ды. “Кайткач җитәкчеләрегезгә, хезмәттәшләрегезгә тагын бер тапкыр әйтегез – якын–тирәдә “F” категория- сенә укытучы башка уку йорты юк. Мондый курсларны тагын оештырачакбыз, килсеннәр, укысыннар”.
“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов та шушы фикерне куәтләп, киләчәктә таләп- ләрнең катырак булачагын аңлатты.
– Һәр комбайнда тулы кыйммәтле икешәр комбайнчы эшләргә тиеш! – диде ул. – Һәм аларның икесенең дә тиешле категорияле идарә итүгә хокук бирә торган таныклыклар булу шарт.
Ильяс Фәттахов