Бездә көрәш үсештә

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бездә көрәш үсештә

Арча районы көрәшчеләре республикада 7нче урында. Әле кайчан гына 18нче иде...

Үткән шимбә көнне “Арча” спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында көрәш ярышы булды. Күрше-тирә район көрәшчеләре дә катнашты. Казанның Авиатөзелеш районыннан да кайттылар.

Барысы 95 көрәшче җыелды. Арча районыннан “Ак Барс”агрокомплексы” ширкәте, “Игенче”, Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы командалары һәм Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Өчиле, Шурабаш көрәшчеләре көч сынашты. Әтнә, Теләче, Биектау, Саба районнарыннан да килделәр. Республикада 1нче урынны тоткан кукмаралар нишләп юк икән, дип кызыксынучылар да булды. Шул ук көнне Зәйдә дә көрәш булган. Кукмаралар шунда киткән, диделәр.

Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

Көрәш ике келәмдә барды. Ярышларны Казаннан кайткан халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.

Арча районында тренер булып эшләгән көрәшчеләр Яңа Кенәрдән Зөлфәт Хәйруллин, Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Кукмарадан Рамил Хәкимҗанов, Күпербаштан Илшат Һидиятов (хәзер Арчада) матур көрәш күрсәттеләр. Һәм дүртесе дә үз үлчәүләрендә җиңделәр!

Ярышны карарга халык күп килгән иде. Шундыйларның берсе Нәкыйп Нурисламов:

– 85нче яшем белән барам, – дип сөйләде. – Йөрәк түзмәде, килдем менә. Мин көрәшче бит! 20 ел көрәштем. Заманында Наласа көрәшчеләре көчле иде. Легендар Әхәт абый, Мансур, Фәритләр... Хәзер мәрхүмнәр инде. Бүгенге ярышта матур көрәшүчеләр бар. Казаннар әйбәт көрәшә.

Казанның Авиатөзелеш районыннан килгән егетләрнең берсе белән: “Тешеңне көрәштә югалткасыңдыр инде”, – дип сөйләшеп киттек. 20 яшьлек Роман Фефелов булып чыкты ул. “Әйе, – дип җавап бирде егет. – 9 ел көрәшәм инде. Республика ярышларында җиңгән һәм 2нче урыннар алган булды”. Әлеге ярышта да 80 кг.да 2нче нәтиҗә Романда иде. Нык, җитез көрәшче. Рәхәтләнеп татарча сөйләшә. “Әни татар. Әти рус иде”, – ди. Казаннар бер җиңү, ике 2нче урынны яулады.

Безгә үз фикерләрен килеп әйтүчеләр дә булды.

– Көрәш гадел булырга тиеш. Әнә, әтнәләр, үпкәләп кайтып китте.

Шунда ук әтнәләрне эзләп таптым. Алар кайтып китмәгән иде. “Үпкәләдегез мәллә?” – дип сорыйм үзләреннән.

– Мин Әтнәдә тренер, – дип таныштырды үзе белән Руслан Сафин. – Юк, үпкәләмәдек. Көрәш булгач, төрле аңлашылмау- чылыклар килеп чыгарга мөмкин. Дүртәү килдек. Килеп карыйк әле, дип кенә килгән идек...

Читтән яхшырак күренә дип, Русланнан Арча турындагы фикерләрен сораштым.

– Әтнәдә көрәш буенча тренер мин берүзем, ә Арчада – 8! Арчада көрәш яхшы куелган. Сездә иганәчеләр ярдәм итә. Ә бездә ул мәсьәләдә кыен. Ярышларны Арчада еш үткәрәләр. Менә ноябрь, декабрь айларында гына да 3–4 ярышта булдык инде без сездә! Берүзем булсам да, 40 бала белән шөгыльләнәм. Өметле яшьләр бар.

Теләче егете Рәнис Галимуллин корычтай нык гәүдәсе белән әллә каян күзгә ташлана. “Татарстан чемпионы!” – дип аны сокланып күзәттеләр. “Татарстанның спорт мастеры, – дип таныштырды Рәнис үзе белән. – 6 яшьтән көрәшәм. 25 яшьтә”. Финалда Рәнис Наласа егете Дамир Әһлиуллин белән беренчелек өчен бил алышты. Хәйран тартыштылар. Һәм Наласа егете өстен чыкты. Көрәшнең әнә шундый көтелмәгән мизгелләре дә була! 85 кг.да җиңүче һәм призчылар пьедесталга менгәч, халыкара категорияле судья Рәфкать Җәләев Рәниснең 2нче урыны белән котлаганда: “Арчалар чәчеп аткан сине”, – дип, шаяртып кулын кысты.

“Игенче” хуҗалыгыннан (Наласа) 25 көрәшче катнашты. Тренеры – Таһир Лотфуллин. 30 җиңүче һәм призлы урын алучыларның 8е “Игенче” хуҗалыгыннан иде. Шушы хуҗалыкта эшләүче Иске Кишеттән Альберт Ситдыйковка авыр үлчәүдә (130 кг.нан югары) тиңнәр булмады. “Иң тыйнак көрәшче”, – диделәр аның турында.

Командалар арасында Арча – 1нче, Казан – 2нче, Саба – 3нче. Арча районы командаларыннан “Игенче” – 1нче, Арча педагогика көллияте – 2нче, “ААПК” (Арча агросәнәгать көллияте филиалы) – 3нче. Җиңүчеләр: Радик Хәйретдинов (60 кг., Казан), Рамил Хәкимҗанов (65 кг., “Арча” спорт комплексы), Илшат Фазылҗанов ( 70 кг., “Арча” спорт комплексы), Зөлфәт Хәйруллин (75 кг., Яңа Кенәр), Фаяз Зарипов (80 кг., “Игенче”, Наласа), Дамир Әһлиуллин (85 кг., “Игенче”, Наласа), Ранис Шәмсетдинов (90 кг., “Игенче”, Наласа), Илшат Һидиятов (100 кг., ААПК), Илнур Зәйнуллин (130 кг., шәхси эшмәкәр Төхвәтуллин), Альберт Ситдыйков (130 кг.нан югары, “Игенче”, Иске Кишет). Җиңүчеләрне һәм 2нче, 3нче урын алучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Көрәшчеләргә уңышлар телибез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International