Медальләрдә аларның яшьлеге
27 гыйнварда КПРФның Арча райкомында чираттагы җыелыш булды. Анда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгы турында сөйләшү һәм зур вакыйга – совет чорында намуслы хезмәтләре белән илебезнең алга китүе өчен көч куйган мөхтәрәм кешеләр медальләргә ия булды.
Әлеге утырышка аеруча шатланган кеше – Әтнә районының данлыклы “Искра” колхозын җитәкләгән Фәйзи Галиев булгандыр, мөгаен. Чөнки ул яшьлек эзләренә басып, Арчаны күреп, арчалар, үзе белән бер чорда эшләгән замандашлары белән очрашты. 50 елдан артык рәис булып эшләгән 95 яше белән атлаучы легендар шәхес Арча районында эшләгән елларын, хөкүмәтнең, партиянең ул чакта башкарган эшләре турында сөйләп, “Арча мине кеше итте. Ул миңа, мин Арча районына үсәр өчен ярдәм иттем”, – дип, рәхмәт хисләрен җиткерде. КПРФның “Бөек Октябрь Социалистик Революциясенә 100 ел” истәлек медален КПРФның Арча райкомы 1 секретаре Нурия Хәкимова беренчеләрдән булып Фәйзи Галиевка тап- шырды. Ул да, үз чиратында, бүләксез килмәгән —киләчәктә биредә ачылачак музейга үзе язган берничә китабын бүләк итте. Китап битләрендә дә Фәйзи абый өчен кадерле булган арчалар урын алган.
Медальгә ия булучылар арасында гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган райондашларыбыз шактый булды. Шулар арасыннан районда исемнәре таныш берничәсен генә санап үтү дә җитә: Арча ремонт-механика заводы директоры Даниял Фәсәхиев, район үзәк хастаханәсендә 40 елдан артык балалар шәфкать туташы булып эшләгән Рәйсә Галимуллина, Арча балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге директоры, укытучы Альберт Гайнетдинов, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсен җитәкләгән, район башкарма комитеты рәисе һ.б. җаваплы эшләр башкарган хезмәт ветераны Ислам Зәкиев, Арча Укучылар сарае укытучысы Айдар Яхин, Үрнәктән гомере буе электрик, монтер булып эшләгән Равил Миннебаев һ.б. бар иде.
Намуслы хезмәт ияләре пионерлар котлавын күз яшьләре белән тыңлады. Ул шигырьләрдә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары да, сугыштан соңгы бәхетле балачак, пионерлар тормышы да чагылды.
Розалия САФИНА