Ул язмышка рәхмәтле
27 гыйнварда Казанбашта гомер итүче Исмәгыйлева Маэва Хаҗи кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов килде, Миләүшә Фәттахова Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Маэва апа Казанбашта 5 балалы гаиләдә туып–үсә. Сугыш елларында ул өлкәннәр белән беррәттән басуда урак ура, колхозның вак-төяк эшләрен башкара. “Казанбашта иптәш кызым белән мин аяк басмаган бер басу да калмады”, — дип сөйли ул. Маэва апаның ике абыйсы сугыш кырында ятып кала. Әтисе, яше чыкканга фронтка алынмый, сугыш елларында Иске Масра артелендә хәрби киемнәр тегә. Бүгенге көндә сеңелесе исән-сау, шөкер, гел күрешеп торалар.
Сугыш беткәннән соң, Казанбаш мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлап, ул Казан педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Югары Курса авылында башлангыч сыйныфларны укыта башлый. 1954 елда Казанбаш егете Даниял Исмәгыйлев белән тормыш корып җибәрәләр һәм 3 балага тормыш бүләк итәләр. Икесе дә мәктәптә укытучы булып эшли. Тик, язмыш гаиләгә авыр сынаулар әзерләгән: 1962 елның урак өстендә, амбарда балалар белән төнге сменада ашлык эшкәрткән вакытта, Даниял абыйны ток суга… Бу вакытта олы улы Рөстәмгә – 7, уртанчысы Рәсимгә – 4, кечесе Зөлфирәгә 1,5 яшь була. Маэва апа 34 яшендә тол калып, 3 баланы аякка бастыра.
Ул башлангыч белем биргән укучылары арасында районы- бызның мөхтәрәм кешеләре шактый. “Энергосервис” җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев, табиб Ренат Хәстиев тә аның укучылары.
“Кайчак Арчага барырга туры килсә, укучыларым күреп кунакка чакыра”, — ди 40 ел белем серләренә төшендергән укытучы. Аның хезмәт юлын “Почет билгесе” ордены, бик күп мактау кәгазьләре, грамоталар бизи.
Әбинең 3 баласы, 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Үзе Казанбашта төп йортта улы Рәсим, килене Гөлнур, оныгы Сөембикә белән гомер итә.
Розалия Зиннәтова