Исән генә булсын
24 гыйнварда Арча станциясендә яшәүче Шамил Хуҗин 90 яшьлеген билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярны гомер бәйрәме белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.
– Менә медаль дә бирделәр әле, – диде хезмәт ветераны шаяртып һәм муенындагы 90 яшь дип язылган символик медальгә күрсәтеп.
Шамил Хуҗин Әтнә районының Кышлау авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыштан соң гаиләләре Яңа Кенәргә күчеп килгән. Шамил 10 сыйныфны тәмамлый, инженер–механик белгечлеге буенча югары белем ала. Аннан дипломлы егет Яңа Кенәр мәктәбендә химия укыта, шулай ук трактор йөртү нигезләренә өйрәтә. Шунда булачак хатыны, география укытучысы Гөлчирә белән таныша.
1966 елда гаилә Лениногорск районының Шөгер бистәсенә күчеп китә. Биредә Шамил Хуҗин заводка баш инженер булып урнаша. Аннан аны Түбән Камага проектлау институтына чакырып алалар һәм шунда лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Арчага Хуҗиннар 2002 елда кайта. Фатир сатып алалар. Тыныч кына яшәп ятканда Гөлчирә ханым авырып китә һәм гаилә туганнары Айрат Камалетдинов гаиләсенә күчәргә (үз балалары булмый) мәҗбүр була.
Гөлчирә апа вафатына биш ел үткән инде. Шамил абый шушы гаиләдә яшәп калган. Аны биредә бик яраталар, хөрмәт белән карыйлар. 90 еллыгын да зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр иде. Сөбханалла, Шамил абый егетләр кебек әле, гомердә дә туксан яшьне бирмәссең. Сәясәт белән бик кызыксына.
– Безнең өйдә бөтен сөйләшү – ил сәясәте, – ди Айратның хатыны Гөлшат. – Шамил абый бик күп белә, әллә кайчан булган әйберләрне дә хәтерли. Исән генә булсын.
Гөлсинә Зәкиева