Көрәшче Зөлфәтнең әбисенә 90 яшь
Мәмсә авылында яшәүче Бибинур апа Хәкимҗановага 90 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин шулай ук бүләкләр белән килгән иде.
Бибинур апа без белгән Яңа Кенәр мәктәбендә өметле көрәшчеләр әзерләүче һәм үзе дә оста көрәшче Зөлфәт Хәйруллинның әбисе булып чыкты. Бибинур апа – Зөлфәтнең әнисе Фоадия ханымның әнисе. Бергәләп фотога төшә башлагач, о-о, без кичә күп җыелган идек, дип көлешеп алдылар.
Бибинур апа ялгыз өч бала үстерә. Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводында эшли. Кече улы Рушан–Алсу гаиләсе белән яши. Терлек күп асрыйлар. Яңа Кенәрдә улы Зөлфәт гаиләсе белән яшәүче кызы Фоадия ханым:
– Батыр йөрәкле булды ул безнең әни. Алар әби белән йорт җиткерделәр. Сыердан аерылмадык. Ирсез яшәсә дә, ир-атлы гаиләләрдән ким яшәмәдек. Шундый тырыш, “тере” кеше булды ул безнең әни. Төннәр утырып шәл бәйләр иде.
Бик җайлы, йомшак, тыйнак итеп сөйләшкән Фоадия ханымнан:
– Сез үзегез характер белән кемгә охшагансыз? – дип сорыйм.
– Юк, миндә әни характеры түгел...
– Мин Мәскәүдән кайтканда бер авыз сүз татарча белми идем, – ди Бибинур апа. – Сугыш башлангач кайттым мин Мәмсәгә. Шушы авыл егетенә кияүгә чыктым. Аерылыштык.
– Безнең әни Мәскәүдә туган, – дип сүзгә кушылды кызы Фоа- дия ханым. – Әтисе үлгәч, әнисе авылга кайтып китә. Әнине олы апасы Мәскәүдә алып кала.
Олы улы Рәис Мәскәүдә яшәгән. Яшьләй мәрхүм була. Мәскәүдә улы белән хатыны яши.
Саубуллашканда Бибинур апа безгә теләкләрнең иң изгесен теләде:
– Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын. Ирегезгә каршы сүз әйтмәгез, сүз көрәштермәгез...
Без Бибинур апага исәнлек-саулык телибез.
Румия Саттарова