Пенсия фонды: эше һәм бурычлары
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җыелышында узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында сөйләштеләр. Җыелышта Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең гомуми бүлек җитәкчесе Владислав Харитонов катнашты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова узган елгы эш нәтиҗәләре һәм бурычлар турында сөйләде.
– Без пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр белән халыкны вакытында тәэмин итеп барабыз, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Быел пенсияләр гыйнварда 3,7 процентка индексацияләнде. Ә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне (ЕДВ) һәм социаль пенсияләрне индексацияләү февральдә көтелә.
Иң мөһиме халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Узган ел кайнар элемтә (3-26-78) буенча 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе пенсияләрен яңадан исәп-
ләтү буенча сораулар биргән. Пенсия фондының тагын бер уңай күренеше бар: пенсия фондына электрон сервис аша алдан язылып һәм башка хезмәтләрне башкарып була. Бер генә мисал, узган ел 10 меңләп кеше алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда өч тапкырга артыграк.
– Күп функцияле үзәкнең булуы да халык өчен уңайлы, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Квартал саен үзәк белгечләрен пенсия һәм Ана капиталы буенча укытабыз. 2017 елдан әлеге үзәктә пенсия күләме һәм шәхси исәп буенча белешмәләр бирелә. Әмма кайбер банклар, элеккечә эшләүләрен дәвам итеп, клиентларны киредән Пенсия фондына җибәрәләр. Югыйсә, күп функция- ле үзәк биргән белешмәләрне (чөнки аның моңа тулы хокукы бар) теләсә кайсы банк кабул итәргә тиеш. Бүген безнең төп бурычларыбызның берсе – электрон хезмәтләрне һәм күп функцияле үзәк аша хезмәт күрсәтүләрне тагын да камилләштерү.
Аз пенсия алучы эшләмәүче пенсионерлар турында да сүз булды. Аларның пенсиясен яшәү минимумына (8232 сум) җиткерү өчен узган ел 1662 пенсионерга 35 млн. 300 мең сум акча өстәп түләнгән.
Эшләүче пенсионерларга да яңалык бар. Алар эштән туктый икән, киләсе айдан (моңарчы ул өч айдан соң иде) пенсияләренә алдагы елларны индексацияләнмәгән акчалары өстәләчәк. Пенсия фондына килеп йөрисе юк. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре быел да индексацияләнмәячәк.
2017 елда Ана капиталы программасының юбилей елы (10 ел) булды. Шушы чор эчендә районда Ана капиталына 3628 гаилә ия булган. Шуның 3028е Ана капиталыннан файдаланган. Быелдан мохтаҗ гаиләләргә Ана капиталын, икенче баласы тугач, баласына 1,5 яшь тулганчыга кадәр ай саен файдалану мөмкинлеге тудырылды.
Пенсиянең тупланма өлеше буенча 10 еллык программа турында да кызыксынучылар күп. Бер елга пенсияңнең тупланма өлешенә, 12 мең сум кертсәң, дәүләт 12 мең сум өстәп түли. Ул акчаларны пенсиягә чыккач кына алып була. Әмма инде бүген әлеге программага яңалар керә алмый. Ә программага кереп калганнар, 10 ел буе әлеге программада катнаша ала.
Җыелыш 2018 елга бурычлар турында сөйләшү белән тәмамланды. Халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтү һәм электрон элемтәләрне җәелдерү төп бурыч итеп куелды.
Румия Надршина