Шахматны тынгысызлар яшәтә
Яңа Кенәр балалар иҗат йортында шахмат буенча республика күләмендәге ярышлар булды. Өстәмә белем бирү учреҗдениеләрендә шахмат белән шөгыльләнүче балалар ярышты.
Барысы 11 команда катнашты. Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Саба шахматчылары очрашты. Безнең районнан Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр иҗат йорты балалары уйнады. Әлеге чарада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты. Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин һәм Яңа Кенәр иҗат йорты директоры Хәмбәл Зарипов та шунда иде. Шахматчыларны Яңа Кенәр иҗат йорты хезмәткәрләре кайнар коймаклар белән каршы алдылар. Чәйләп алгач (юлдан килгән балаларга тамак ялгап алу бик мөһим!), уен бүлмәсенә җыелдылар. Әбәд вакытында тагын тамак ялгадылар. Ярышларның баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин ярыш шартларын аңлатканнан соң таләпне каты куйды: тренерлар ярыш барган бүлмәдән чыгып торасыз. Бүлмәдә тыныч һәм җитди мохит хөкем сөрергә тиеш. Шахмат түгәрәге җитәкчеләре күрше бүлмәгә уздылар. Ярыш бүлмәсендә баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин, Шушмабаш мәктәбеннән Рәҗәп Вилданов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин, Сабадан Гүзәл Кәримова уеннар барышын күзәттеләр. Ике уенчы арасында аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта ярдәмгә килделәр. Безнекеләрдән Арча Укучылар сараеннан Динияр Моратов, Рөстәм Нурмиев, Яңа Кенәр мәктәбеннән Фирүзә Минҗанова, Гүзәл Төхвәтуллина, Ашытбаш мәктәбеннән Илфат Шәрипов һ.б. матур уен күрсәттеләр. “Шахмат уйнарга яратабыз, хәтта математикага файдасы бар”, – диләр.
Коридорда көтеп торган әти-әниләр белән сөйләшәбез.
– Мин Диләнең әтисе, – дип таныштырды үзе белән Кукмарадан килгән Рамил Ситдыйков. – 1 сыйныфта укый. Балалар бакчасыннан шахмат уйный. Дилә шахматны яратты. Җиңүләребез дә бар. Яңа ел алдыннан гына төбәкара ярышта җиңде. 3 мең сум акча белән бүләкләнде. Шахматны үстерү өчен шахматчыларны кызыксындыру булырга тиеш. Дилә соңгы өч айда шахмат җиңүләреннән 7 мең сум акча җыйды. Ә, гомумән алганда, шахматны финанслау җитми.
Командалар арасында Кукмара – 1нче, Арча Укучылар сарае һәм Балтач – 2нче, Яңа Кенәр иҗат йорты 3нче урынга лаек булды.
Кукмара тренеры Владислав Абдуллов:
– Күп нәрсә әти-әнидән тора, – ди.
– Ничек инде әти-
әнидән тора? – дим бик риза булмыйча. – Менә безнең тиктормас игезәк малайлар (8 яшь) ике ел инде шахмат түгәрәгенә йөри. Уйнарга өйрәнделәр. Әмма әлегә бик басылып уйныйсылары килми. Уенга алмашыналар. Минемчә, күбрәк тренердан тора.
– Безнең оста уенчыбыз Дилә дә игезәк сыңары. Шахмат тактасы артында утыра алмый торган шук, тиктормас кыз. Бирелеп китте хәзер. Икенчесе шахматка алай тартылмый. Аннан бөтен кешегә дә бирелми бит ул шахмат уйнау сәләте. Дөрес, тренердан да күп нәрсә тора.
Бүләкләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов тапшырды.
Инде тренер Сөләйман Галиуллин киләсе ярыш-лар турында хыяллана. Әнә шундый тынгысыз кешеләр шахматны яшәтә!
Румия Саттарова