Иске Кырлайда – чаңгы ярышлары

2018 елның 2 феврале, җомга

Иске Кырлайда – чаңгы ярышлары

Фәнил Гарәфиев арабыздан күптән китсә дә, күңелдән һич югалмый. Иң беренче чиратта кешелеклелеге белән аның исеме йөрәкләргә уелып калды. Үзе дә яхшы иде, кешеләргә карата да мәрхәмәтле булды. Дуслары, туганнары, иң якыннары арасында да ул олы хөрмәт казанды. Моны алар тарафыннан Фәнил башлаган игелекле эшләрнең дәвам ителүе белән аңлатып булыр иде. Аерма шунда гына, элек чараларны Фәнил үзе оештырса, хәзер аның истәлегенә дип үткәрелә.

Шундый чараларның берсе – чаңгы ярышлары. Традиция буенча гыйнвар аенда Фәнил Гарәфиев укыган Иске Кырлай мәктәбендә, яшь чаңгычылар арасында, ә февраль ахырында зурлап Арча стадионында үткәрелә. Узган атнада шундый ярыш Иске Кырлай мәктәбендә булды. Көн салкын, үтәли җилле булуга карамастан, район мәктәпләреннән чаңгы спортына гашыйк укучылар күп килгән иде. Башта мәктәп каршында тантаналы очрашу булды. Анда районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, “Металл” ширкәте җитәкчесе Инсаф Габделгазизов катнашты. Фәнил Гарәфиевның хатыны Лилия ханым да килгән иде. Алар укучыларга уңышлы ярышлар һәм җиңүләр теләделәр.

– Элек трассаны беренче булып Фәнил үзе үтә иде. Быел мин юл салдым. Хәерле сәгатьтә булсын, – диде Инсаф Габделгазизов.

Аннан бар да елга буена чаңгы трассасы салынган урынга юл алды. Ярышта барлыгы 18 мәктәптән һәм Арча педагогика көллиятеннән 116 укучы канашты. Укучылар яшьләре буенча 4 төркемгә бүленеп ярыштылар. Үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны алтынчы мәктәптән Айсылу Хәкимова, Әлфис Һидиятуллин, икенче мәктәптән Алия Диярова, Илназ Дияров, Ашытбаштан Рүзәл Әүхәдиев, Иске Кырлайдан Динә Сәйфуллина, Курса–Почмактан Таңсылу Шиһапова, Арча педагогика көллиятеннән Алмаз Әхмәтҗанов яулады. (Тулы исемлек белән арскмедиа.ру сайтында таныша аласыз)

Урта мәктәпләр арасында беренче урында – Ашытбаш, икенче һәм өченче урыннарда Арчаның алтынчы һәм Курса–Почмак мәктәп- ләре командалары. Төп гомуми белем мәктәп- ләре арасында беренче урында – хуҗалар, ягъни Иске Кырлай мәктәбе чаңгычылары. Икенче урында –Урта Курса, өченче урында Хәсәншәех мәктәпләре командалары.

Иске Кырлай мәктәбе командасы бу спорт төре буенча элек–электән көчлеләрдән санала. Тренерлары да 29 ел хезмәт стажы булган физкультура укытучысы. “Россия Федерациясенең гомуми белем мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә, “Татарстан Республикасының “Физик культура һәм спорт отличнигы” билгесенә лаек булган, “Иң яхшы укытучы” исемен яулаган Айрат Ситдыйковның укучылары да район гына түгел, республикакүләм, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулыйлар. Бу юлы да аның яшь чаңгычылары (Динә Сәйфуллина, Зилә Җәләлиева, Эльвина Галиәхмәтова, Алинә Шакирова, Риназ Сәйфуллин, Илназ Шакиров һәм башкалар) сынатмады.

Соңыннан җиңүчеләргә медальләр, грамоталар тапшырылды. Җиңүче командалар кубокка ия булды. Барлык катнашучылар өчен кайнар ризык та әзерләнгән иде. Ярышның иганәчеләре Лилия Гарәфиева һәм Инсаф Габделгазизов барысы турында да кайгырткан.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International